Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
13 апрель 2020, 16:15

Язгы көн ел туйдыра

Элек-электән безнең якларда сабанашлыкларны чәчүне җомга көнне башларга тырышканнар. Ата-бабалар йоласын бозмыйча, үткән җомгада районның берничә хуҗалыгында чәчүгә төштеләр. Өлгергән җир эшкәртелгән, кирәк урыннарда уҗымнар һәм күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылган. Хәзер инде язгы басуда төп эшкә тотынырга мөмкин.

Элек-электән безнең якларда сабанашлыкларны чәчүне җомга көнне башларга тырышканнар. Ата-бабалар йоласын бозмыйча, үткән җомгада районның берничә хуҗалыгында чәчүгә төштеләр. Өлгергән җир эшкәртелгән, кирәк урыннарда уҗымнар һәм күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылган. Хәзер инде язгы басуда төп эшкә тотынырга мөмкин.

«Ленин» токымчылык заводы механизаторлары әлеге эшне Мәмәдәлнең «Чатра басуы»нда башлады. Чәчеләсе мәйданнар зур. Чәчү агрегатлары, әйткәндәй, алар арасында яңа техника да бар, чиксез басулар киңлегенә кереп югалды. Җәмгыять җитәкчесе Альберт Дәүләтбаев әйтүенчә, бер көннән соң башка басуларда да сабанашлыклар чәчүне башлаячаклар. Һәркайсының белгечлеген атап тормыйча, быелгы чәчүдә катнашу­чыларны исемләп үтик. Бу Фәрит Шәйхетдинов, Ва­дим Вайметов, Ве­нер Әхияртдинов, Марат Бикбаев, Ил­дар Кудакаев, Венер Сәләхетдинов, Алек­сандр Максимов һ.б.

900 гектарга якын җирләрне тырмат­тык, өстәмә тукландыру үткәрдек, уңышлы эшләү өчен мөмкинлекләр җитәрлек, дәүләт ярдәмен тоябыз, кадрлар бар, - диде «Россия» токымчылык заводы җитәкчесе Рәфил Гомәров. - Техника һәм технология бер урында тормый, ул үсештә. Мөмкинлектән чыгып, техниканы яңартабыз.

Быел биредә FEAT-AGRO комплексы сатып алганнар.

Бу - катнаш чәчү комплексы, - дип аңлатма бирә хуҗалыкның баш агро­номы Айдар Фазылов. - Берүк вакытта туфракны чәчү алдыннан эшкәртә ала. Кыскасы, бөртеклеләрне чәчү өчен генә түгел, бәлки берүк вакытта минераль ашламалар кертү өчен дә автоматлаштырылган тулы бер система. Баш агроном язгы-кыр эшләрендә катнашкан механизаторларның исемнәрен атады; бу механизатор Данил Нәбиев. Чәчүче Салават Вәлиев, төягеч водителе Радик Фазлыев һ.б. Быел хуҗалыкта чәчү өчен карабодайның «яшьлек», бодайның «ульяновская-105», арпаның «памяти Чепелева», сояның районлаштырылган «дока», борчакның «нарат» һәм «велес» сортларын файдаланалар. Кукурузны фураж өчен үстерүне планлаштыралар.

Язгы чәчү башлану уңаеннан игенчеләрне район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов тәбрикләде. Ул, «язгы көн - ел туйдыра» дигән әйтемне кабатлап, үзара ядәмләшеп, бердәм эшләргә ча­кырды, сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Хәтип хәзрәтнең догаларыннан соң, мул уңыш теләп, буразналарга йомыркалар тәгәрәттеләр һәм комплекс басу буйлап үз юлын алды.

Читайте нас: