Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
10 апрель 2020, 15:45

Хезмәттә кайныйбыз, гөрлибез

«Чишмә» токымчылык заводы директоры Фирдәвис Кәбиров белән баш агроном Рузил Казыйхановны машина- трактор паркында очраттык.

«Чишмә» токымчылык заводы директоры Фирдәвис Кәбиров белән баш агроном Рузил Казыйхановны машина- трактор паркында очраттык.
- Чәчүгә әле кермәдек, тулы куәтенә әзерлек эшләре бара, - диде Фирдәвис Мөхәммәтнур улы. - Бүген басуларда тырмалау, культураларны тукландыру кебек эшләр киң җәелгән. Техниканы да о. яңартып торабыз...
Узган ел хуҗалык «Омичка» чәчү комплексы алган иде. Быел гербицидлар һәм минераль ашламалар сиптергеч ике җайланма алганнар.
- Менә безнең» волонтер»! - диде хуҗалык җитәкчесе машина кабинасыннан төшеп килүче ир- егеткә җылы караш ташлап. - Хаклы ялга чыккан иде дә, кыр эшләрен читтән генә күзәтеп утыра алмый. Басудагыларга үз теләге белән төшке аш ташырга булды.
Якындагы озынча бина ашханә булып чыкты. Ашнакчылар Светлана Байдәүләтова һәм Нурания Фәтхуллина термосларга тәмле аш, зур-зур ит кисәкләре белән кыздырылган макарон тутырып куйганнар. Татлы кайнар чәй белән тулы термос та кузовта үз урынын алды.
Рузил Флүр улының «Нива»сында без дә басуга кузгалдык.
- 2488 гектар сөренте җиребез бар, - диде баш агроном. - Шуның 600 гектарына арыш чәчелгән. Уҗым әйбәт кышлады. Әле тукландыру алып барабыз. 800 гектарга якын күпьелык үләннәр мәйданының бүгенге көнгә 500 ләбе инде тырматылган. Басуларда биш тырма, ике тукландыру агрегаты эшли.
Язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгу өчен хуҗалыкта барлык мөмкинлекләр дә бар, техника, ягулык-майлау материаллары, эшче көчләр җитәрлек. 140 тонна ашлама сатып алынган, яртысыннан күбесе - катлаулы, бер өлеше - азотлы.
Быел бодайның «архат», арпаның - «саша», солының - «рысак», борчакның - «Аксайский усатый» сортларын чәчәргә әзерләнәләр.
Бер бригада Түбән Чарлак күле янындагы басуда тукландыру алып бара.
- Күпьеллык үләннәр мәйданын яңартабыз. - дип аңлатма бирә баш агроном. - Узган ел монда солы чәчтек, янәшәсенә - люцерна. Солыны җыеп алдык, аның күләгәсендә ныгыган люцерна, әнә, яшәреп тә килә инде, быел мул уңыш бирер, дип өметләнәбез.
«Мәчет саклавы» басуында Илмир Солтанов булачак бодай җирендә тырмату алып бара иде. Бу дым саклау өчен әйбәт чара. Туфрак көздән ярыйсы гына туенып калса да, дым азаеп килә, чөнки яңгырлар юк.
Баш агроном Рузил Казыйханов, игенчеләр Рафак Сәлимов, Әнвәр Хаҗиев, Илнар Гаскәров.
Ашнакчылар Светлана Байдәүләтова һәм Нурания Фәтхуллина.
Читайте нас: