Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
8 апрель 2020, 18:35

Чәчү алдыннан

Хәзер районның авыл эшчәннәре алдында иң мөһиме - язгы-басу эшләрен кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу. Хәзер районның авыл эшчәннәре алдында иң мөһиме - язгы-басу эшләрен кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу.

Хәзер районның авыл эшчәннәре алдында иң мөһиме - язгы-басу эшләрен кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу.

«Россия» токымчылык заводында да механизаторлар күпьеллык үләннәрне тырматуны тәмамлаган, ә алар биредә 900 гектар мәйданны били. Бу эшне ме­ханизаторлар Җәүдәт Вәлитов, Азамат Зәкиев, Рөстәм Хәтмуллин һәм тешле тырмага идарә итүче Данил Нәбиев баш­карган. Аннары Фидус Гәрәев һәм Ришат Габбасов культураларны өстәмә туклан­дырып чыккан. Шулай ук 700 гектарда дым каплатылган.

Быел хуҗалыкта бодай - 615 гектар, арпа - 600, борчак - 500, карабодай - 100 гектарны биләячәк, техник культу­ралардан, кукурузны 300 гектарда чәчү планлаштырыла.

Быел басуларга чыгачак яңа «Фиат» чәчү комплексын да игътибардан читтә калдырырга ярамый. Ул бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны тасма чәчү өчен тәгаенләнгән, туфракны ми­нималь эшкәртү системасында кулланы­лырга мөмкин. Ә аңа кем идарә итәчәген соңрак белербез.

һәм, әлбәттә инде, хуҗалык бөртекле культураларның орлык фондын яңарту хәстәрлеген дә күргән. Быел чәчү өчен бодайның «ульяновская 105», арпаның «памяти Чепелева», карабодайның «яшь­лек» кебек яңа сортлары кайтарылган.

Гомумән алганда, «Россия» хуҗалыгы чәчү эшләрен башкару өчен кирәк булганның барысы белән тәэмин ителгән, сүз орлык, ашламалар, ягулык-майлау материаллары һәм, әлбәттә, кадрлар ту­рында бара. Ә инде коронавируска каршы чараларга килгәндә, агропредприятие җитәкчелеге безне моңа ышандырды: хуҗалык эшчәннәре тиешле бөтен саклык чараларын үти, индивидуаль саклану чараларын куллана.

Фотода: тракторчы Данил Нәбиев

Читайте нас: