Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
3 апрель 2020, 11:55

Тиздән чәчү...

Районыбыз аграрийлары чәчү кампаниясенә актив әзерләнә. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматлары буенча, хуҗалыкларда орлы­кларны авыруларга каршы агу­лау эшләре бара, күпьеллык үләннәрне тырмату башланды.

Районыбыз аграрийлары чәчү кампаниясенә актив әзерләнә. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматлары буенча, хуҗалыкларда орлы­кларны авыруларга каршы агу­лау эшләре бара, күпьеллык үләннәрне тырмату башланды. 1 апрельдә «Еникеев» җәмгыяте эшчәннәре, беренчеләрдән булып, дым каплауга кереш­те; «Россия» токымчылык за­воды, «Центральная» МТС - уҗым культураларын (алар район буенча гомумән алганда, 11300 гектар мәйданны били, әлегә уҗымнарның торышы канәгатьләнерлек), «Ленин», «Киров» токымчылык заводлары игенчеләре күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыра башлады.

Барлык хуҗалыклар да диярлек алда торган авыл хуҗалыгы сезо­нына бөртеклеләрнең татар селек­циясе һәм башка фәнни-тикшеренү институтларының яңа, югары репро­дукцияле орлыкларын сатып алды, бу - борчакның «велес», «нарат», сабан бодаеның иртә өлгерә торган «калинка», аксым һәм җилемсәгә бай «нерда», борчакның - «агроинтел», карабодайның «яшьлек» сортлары.

Гомумән, район буенча 80 тонна оригиналь һәм элиталы орлыклар сатып алынган, тагын 20 тонна орлык кайта­рылачак. Бүгенге көнгә планлаштырылган кукуруз орлыгының 35 проценты кайтарылган.

Шулай ук минераль ашламалар юнәтелә, чәчүгә 2 мең тонна сатып алынган. Хуҗалыкларда уҗым культу­раларын өстәмә тукландыру башланды, алар район буенча барлыгы 11300 гектар мәйданны били. Аларның торышы әлегә канәгатьләнерлек.

Язгы-кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасының 61 про­центы техник тикшерү үткән. Барлык авыл хуҗалыгы машиналары да актив файдалануга әзер.

«Ленин», «Игенче», «Еникеев», «Ка­линин», «Горшков» хуҗалыкларында техниканың әзерлек проценты югары. Әлеге хуҗалыкларда аларның 90 про­центтан күбрәге техник карау үткән.

Бүгенге көнгә хуҗалыклар 17 мил­лионнан күбрәксумлыкавылхуҗалыгы техникасы сатып алган, шул исәптән, «УЭС-280» мал азыгы җыю комбай­ны («Еникеев» җәмгыяте), «Агромикс» ваклагычы («Уңыш» токымчылык заво­ды), БФМ 6х2 диск тырмасы («Победа» токымчылык заводы).

Таләп ителгән ягулык-майлау материалларының яртысыннан күбрәге инде хуҗалыкларга кайтарылган.

Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Читайте нас: