Агросәнәгать комплексы эшчәннәренең IX район конференциясе үтте.
Башкарылган эшләр турында агросәнәгать комплексы район оешмасы профсоюзы эшчәннәре рәисе Рәүдәт Хөрмәтуллин доклад белән чыгыш ясады. Атап әйткәндә, ул бүгенге көндә оешмада 965 кеше тора, соңгы вакытта профсоюз әгъзаларының саны кимү тенденциясе күзәтелә, дип билгеләде. Бу берничә агропредприятиенең банкротлыгы, «Икмәк заводы», «Сөт комбинаты», «Дюртюлинская» МТС җәмгыятьләренең, авыл хуҗалыгы идарәсенең реорганизациясе белән бәйле.
Чыгыш ясаучы хуҗалыклардагы хезмәт саклау буенча чараларга да тукталды. Бу максатларга район буенча барлыгы 3 миллион 317 мең сум акча бүленгән. Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү буенча хәл кискен тора: үткән ел ике кеше һәлак булган, ел башында бер кеше белән бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Ары таба производствода хәвефсезлек чараларының үтәлүен катгый күзәтү зарур.
Шулай ук конференциядә «Дүртөйле мәгълүмат- консультация үзәге» МБУ баш бухгалтеры Нәҗметдинова Лилия Назыйф кызына БР Федераль профсоюзларының Почет грамотасы, «Аргамак» ат-спорт комплексы укыту бүлеге мөдире Шәрәфетдинова Наилә Тәлгать кызына һәм «Калинин» җәмгыяте хәвефсезлек техникасы инженеры Мирзануров Рамил Наил улына РФ агросәнәгать комплексы Профсоюзы эшчәннәре Башкортстан Республика оешмасы почет грамотасы бирелде.
Бүләкләрне РФ агросәнәгать комплексы Профсоюзы эшчәннәре Башкортстан Республика оешмасы рәисе Кадрия Гайнетдинова тапшырды.
Агросәнәгать комплексы эшчәннәренең IX республика профсоюзы конференциясенә делегатлар итеп агросәнәгать комплексы профсоюз эшчәннәре район оешмасы рәисе Рәүдәт Хөрмәтуллин һәм «Еникеев» җәмгыяте җитәкчесе Азат Хаков сайланды.