Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Уңыш - эшчән кулларда

“Вәлиев” токымчы­лык заводы эшчәннәре үзләренең 2019 елдагы берлектәге эшенә йомгак ясады.

“Вәлиев” токымчы­лык заводы эшчәннәре үзләренең 2019 елдагы берлектәге эшенә йомгак ясады. Гомумән алганда, алар, салкыннардан уҗым бодаеның бөтен басуы һәлак булуга карамастан, ирешкән уңышларыннан канәгать дияргә мөмкин. Шул уңайдан чәчүлек мәйданнарын язгы чор­да 649 гектарга артты­рырга туры килгән. Бо­лар хуҗалык җитәкчесе Раил Гәрәев докладында билгеләнде.

Хуҗалыкта ашлыкның тулай җые­мы 83702 центнер тәшкил иткән, гектар көче - 23,8 центнер. Бөртекле һәм мал азыгы культураларын урып- җыюны үз көчләре белән башкарып чыктылар. Монда комбайнчылар Алмаз Сәгадиев, Раил Асылгәрәев, Александр Чернышев, Фәрит Асылгәрәев, Дамир Хәбибуллин, Рамазан Вәлиев, Айрат Әхмәтшин, Сергей Вяткинның тырышлыгы зур.

Мал азыгы да җитәрлек күләмдә хәзерләнгән: шартлыча бер баш малга 46,6 центнер тәшкил итә. 312 гектармәйданда малазыгынакукуруз чәчелгән, әлеге культурадан алынган югары уңыш исәбенә 117538 центнер силос салынган. Бу “фронтта” ме­ханизаторлар Ирек Хәкимов, Раил Асылгәрәев, Руслан Сәлимов, Дамир Хәбибуллин тырыш хезмәт үрнәге күрсәткән. Яшел массаны ташуда Линар Сәгадиев, Ришат Ситдиков, Әнәс Сәрваров, Илсур Хәкимов, Флүр Бакиров, Алмаз Сәгадиев, Рамил Басыйров ал-ял белми эшләгән.

Былтыр токымчылык заводында 44165 центнер сөт җитештерелгән, бу элеккеге елгыдан шактый күп. Аның 32 мең центнеры югары сорт белән сатылган. Әмма, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе әйтүенчә, бу урындагы терлекчеләрнең мөмкинлегенең чиге түгел. Җиң сызганып эшләүче Әлфия Рәхимова, Светлана Ахунова, Рәүзәнә Гыймадуллина, Зинфира Хөснетдинова, ЗәлияХаннанова, Венера Сәгадиева, Рәмзия Хаматова, Мәкъсүт Хан­нанов, Салават Солтанов, Роберт Хөснетдинов, Рифкать Әсәдуллин, Ирек Хәкимов, Радик Әхәтов, Рамил Басыйров, Илфат Галләмов, Фәрит Асылгәрәев, Александр Тепляков, чыннан да, үз эшендә тагын да юга­рырак күрсәткечләргә ирешә ала.

Хәзер вәлиевлылар алда торган язгы басу эшләренә әзерләнү белән мәшгуль. Техника сыйфатлы ремонт­ланган, җитәрлек күләмдә орлыклар салынган, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары кай­тарылган һәм, иң мөһиме, бөтен коллектив язгы чәчүне сыйфатлы башкарып чыгу нияте белән яши.

Агымдагы елга планнар билгеләп, вәлиевлылар, үзләренең производ­ство казанышларын югары дәрәҗәдә саклап калачагын аңлый, монда исә һәркем үз урынында күңел биреп эшләргә тиеш. Димәк, барысы да - аларның эшчән кулларында...


Читайте нас: