Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
18 февраль 2020, 13:00

Мөмкинлекләр бар. Эшләргә кирәк...

2019 ел нәрсәсе белән хәтердә калды? Бу сорауны “Игенче” җәмгыяте эшчәннәренә аларның җитәкчесе Роберт Сәетов йомгаклау җыелышында чыгыш ясаганда юллады.

2019 ел нәрсәсе белән хәтердә калды? Бу сорауны “Игенче” җәмгыяте эшчәннәренә аларның җитәкчесе Роберт Сәетов йомгаклау җыелышында чыгыш ясаганда юллады. һәм шунда ук җавабын да бирде:

- Үткән ел гади булмады, без, авыл эшчәннәре өчен тынгысыз мәшәкатьләр алып килде. Кызганычка каршы, ул бөртекле культураларның югары уңышы белән сөендермәде. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 45310 центнер тәшкил итте, гектар көче - 22 центнердан күбрәк булды. Без мал азыгын җитәрлек күләмдә хәзерләү хәстәрлеген күрдек: шартлыча бер баш малга 55 центнер азык берәмлеге. Бу кышкы шартларда асрап чыгару өчен җитәргә тиеш, ә малларның баш саны 1317 исәпләнә.

Сөт җитештерү күләме элеккеге елгыдан бераз гына булсада артык һәм 22,7 мең центнер тәшкил итә, һәр сыердан уртача савым 7370 килограмм. Шуны билгеләргә кирәк, сөтнең 99 процентын югары сорт белән сатабыз. һәм бу бик яхшы күрсәткеч.

“Игенче” җәмгыятендә савым сыерларының баш саны арта, биредә тотрыклы үрчем алына, бозауларның сакланышы тәэмин ителә.

Әлеге вакытта кышлату уңышлы дәвам итә. Көн саен һәр сыердан 15 әр килограмм сөт савып алалар.

Хуҗалыкта машина-трактор паркын яңартуга да зур игътибар бирелә. Соңгы биш елда шушы максатларда 26,7 миллион сумнан 2 күбрәк акча юнәлтелгән. Былтыр, мәсәлән, “АКР0С-550” ашлык җыю комбайны, пресс-җыйгыч, Бразилиядә җитештерелгән тагылма сиптергеч, чәчкеч һәм башка техника кайтарылган.

Авыл хуҗалыгы техникасы вакытында кышкы саклауга куелган, тагылма инвентарь, тырмалар, культиваторлар һәм чәчкечләр ремонтлау тәмамланган. Мал азыгы җыю һәм ашлык җыю комбайннары дәүләт техник каравы үткән,әлеге вакытта тракторларны ремонтлау тәмамлану алдында.

Хуҗалык эшчәннәре җыелышында катнашкан район хакимияте башлыгы урынбасары Салават Ислакаев үз чыгышында, безнең район үткән елны, гомумән алганда, уңышлы тәмамлады дип билгеләде һәм моны раслаучы саннар китерде.Ул шулай ук, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үзенең Юлламасында регионда икътисади драйвка, инвестицион өзеклектән чыгуга, шул исәптән агросәнәгать комплексында да, ирешү бурычын куюын хәтергә төшерде. Моның өчен авыл эшчәннәренең мөмкинлекләре зур, бу җәһәттән, республиканың “Русиянең сөт башкаласы” титулын йөртүе дә очраклы түгел.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен җыелышта әлеге хуҗалыкның алдынгы механизаторларының берсе Фәвәрис Әхмәтов район хакимиятенең Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Читайте нас: