Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
14 февраль 2020, 16:50

Бергәләп - җиңүләргә

2020 ел акрынлап үз юнәлешен ала. Үзләренең үсеш перспективаларын анык күзаллау өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үткән елга йомгак ясыйлар һәм якын киләчәккә планнар билгелиләр. “Победа” токымчылык заводында да отчет җыелышы үтте, анда урындагы игенчеләр һәм терлекчеләр ирешкән уңышлар турында сүз барды.

2020 ел акрынлап үз юнәлешен ала. Үзләренең үсеш перспективаларын анык күзаллау өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үткән елга йомгак ясыйлар һәм якын киләчәккә планнар билгелиләр. “Победа” токымчылык заводында
да отчет җыелышы үтте, анда урындагы игенчеләр һәм терлекчеләр ирешкән уңышлар турында сүз барды.

- 2019 елда без үзебезнең алга, бернигә дә карамый яхшы күрсәткечләргә ирешергә дигән максат куйган идек. Минемчә, бергәләшеп без моңа ирешә алдык, - шундый позитив нотада башлады үз чыгышын хуҗалыкҗитәкчесе Данис Ишмакаев. - Ашлыкның тулай җыемы 57750 центнер тәшкил итте, һәр гектардан уртача уңыш 23,2 центнер. Шартлыча бер баш малга 39 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. 34154 центнер сөт савып алынган, һәр сыердан савым 6763 килограмм. Сөтнең 88 проценты беренче сорт белән сатылган.

Ә шушы саннар артында гади эшчәннәрнең көндәлек фидакарь хезмәте. Җыелышта аларның да исемнәре яңгырады. Бу - механизатор-
лар Юрий Курдюмов, Борис Нуртдинов, Радик Галикиев, Сергей Шамратов, Рафик Закиров, савучылар һәм бозау караучылар Рәүзәлия Казыйханова, Зинфира Муллагалиева, Ульяна Байрамова, Светлана Галиәкбәрова, Эльвира Сираҗетдинова һ.б. Аларның һәркайсы көн саен “Победа” токымчы­лык заводының үз исемен аклау эшенә зур өлеш кертә.

Хәзер авыл хуҗалыгында эшләрне ышанычлы матди-техник базасыз күз алдына китереп булмый. Шуңа да аны ары таба ныгыту өчен даими игътибар бирелә. Былтыр, мәсәлән, механик ын­дыр табагына орлыкларны сыйфатына карап, сортларга бүлү өчен яңа дискатор һәм аерткыч машина сатып алганнар.

Эшчәннәргә мөрәҗәгать итеп, җитәкчеләре авыл хуҗалыгы пред­приятиесе эшчәнлегендә икътисади үсеш тулысынча аларның һәркайсы үз эшен ничек башкаруга бәйле булуын билгеләде.

Җыелышта катнашучы район хаки мияте башлыгы урынбасары Салават Ислакаев победалыларның куелган бурычны намус белән башкарып чыга алуларын әйтте. Моның өчен аларга иң элек терлекчелек продукциясенең сыйфатын күтәрүгә басым ясарга кирәк.
Салават Раффак улы хуҗалыкның иң яхшы савучыларының берсе Светлана Галиәкбәровага, инженер-төзүче Вил Фәтхелбаяновка һәм водитель Анато­лий Шамшитовка күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм ирешелгән югары производство күрсәткечләре өчен рай­он хакимиятенең Почет грамотасын тапшырды.

Фотода: Сыерларны машина белән саву операторлары Светлана Галиәкбәрова һәм Эльвира Сираҗетдинова.



Читайте нас: