Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чираттагы йомгаклау җыелышы “Россия” токымчылык заводында үтте.
Узган ел йомгаклары буенча хуҗалык үзенең елъязмасында яхшы бит калдырды, дип билгеләде җәмгыятьнең генераль директоры Рәфил Гомәров. Ел дәвамында коллективта 85 кеше эшләде, аларның уртача яшь зурлыгы - 39,5 яшь. Кадрлар - белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр - җитә. һәркем үз урынында. Чәчү эшләре, мал азыгы хәзерләү, урып- җыю, терлекчелек фермалары һ.б. өчен техника бар. Аларны яңартуга ел саен дистәләгән миллион сум акча бүленә. Бу зур чыгымнар һәм алар үзен акларга тиеш.
Хуҗалык бөртеклеләр һәм мал азыгы культураларыннан яхшы һәм сыйфатлы уңыш алуга йөз тота, шул рәвешле аларның үзкыйммәтен киметүгә ирешә, бу исә базарда уңышлы конкурентлык итүгә мөмкинлек бирә. Шуңа да заманча авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга басым ясала. Алар арасында - «ФЕАТ АГРО» катнаш чәчү комплексы, аны куллану туфракны минималь эшкәртү системасында да нәтиҗәле. Продукцияне яхшы саклауга бөртекле һәм башка культураларны беренчел чистарту өчен булдырылган «УЗМ-30/15» универсаль ашлык тазарту машинасы булышлык итә. Прессланган саламны басулардан кайтару өчен билгеләнгән заманча рулоновозлар эштә уңайлылык тудыра.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре климат үзгәрүне һәм һава торышын алдан әйтеп булмауны үзләрендә нык тоя. Ул гына да түгел, гадәти яңгырларны озакка сузылган салкын койма яңгырлар алыштыра башлады. Тотрыксыз дымлы һава шартлары урып-җыю кампаниясен тоткарлады. Шуңа да киптерү агрегатларының 95 тонна дизель ягулыгын “йотуына” гаҗәпләнәсе түгел.
Бөртеклеләр элекке еллардагы мәйданнарда үстерелгән. Барлыгы 75 мең 637 центнер ашлык җыеп алынган, гектар көче - уртача 25,1 центнер, аны арттыру таләп ителә. Моның өчен, тәү чиратта, сортларны яңарту белән шөгыльләнү зарур. Бу юнәлештә эш алып барыла. Ары таба күбәйтү өчен билгеләнгән репродукцион сортлар юнәтү планлаштырыла.
Орлыкларны агулау эше башкарылган, чәчү алдыннан аларны саклау - икътисади яктан үзен аклаган процедура, ул югалтуларны киметү мөмкинлеге бирә. Вакытында һәм җитәрлек күләмдә химик утау башкарылган, аннан башка яхшы уңыш алып булмый. Минераль ашламаларның нәтиҗәлелеген дә бәяләми мөмкин түгел, аларны туфракка кертүне дә арттыру таләп ителә.
Җитәрлек күләмдә мал азыгы культуралары хәзерләнгән.
Хезмәт хакы өчен 31 миллион 600 мең сум акча тотылган, элеккеге елгы күләмгә карата үсеш 13 процент тәшкил итә. Уртача хезмәт хакы 24,817 сум, 14 миллион сум салым түләнгән.
Хуҗалык эше турында башка күп сүзләр дә әйтелде, шул исәптән авыл эшчәннәре, шулай ук төрле башлангычларны хуплаучы власть турында да.
Йомгаклау җыелышында район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов катнашты һәм чыгыш ясады. Ул, икътисади үсеш күзлегеннән чыгып, терлекчелек үсешенең мөһимлеген билгеләде, район аны үстерүнең зур производство потенциалына ия диде. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү кебек дәүләт программалары һ.б. турында сөйләде.
2024 елга республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен 1200 ашлык җыю комбайны һәм тармакны модернизацияләү өчен чәчү комплекслары белән югары җитештерүчәнле 3 мең трактор белән тәэмин итәргә тиеш.
Үз чыгышын тәмамлап, Риф Сәгьдәтулла улы терлекчелек фермасы мөдире Ришат Хәкимовка район хакимиятенең Почет грамотасын тапшырды.
Фотода: Гөлек терлекчелек фермасы мөдире Ришат Хәкимов.