Кар каплаган басулар авыл эшчәннәренең эше тынып калуга ишарә ясаган кебек. Тик чынында алай уйлау дөрес булмас иде. Әле барлык хуҗалыкларда да язгы басу эшләренә әзерлек бара, ашламалар кайтарыла, планнар билгеләнә.
Мисалга, “Ленин” токымчылык заводы алдагы чәчү сезонына 720 тонна ашлама сатып алган, шуның 340 тоннасы аммиаклы селитра. Бу үткән елгыдан ике тапкырга күбрәк. Икенче хуҗалык - “Россия” токымчылык заводында 247 тонна ашлама кайтарылган, бу да былтыргы күрсәткечтән артыграк. Районның башка агрохуҗалыклары да ашламалар кайтару белән мәшгуль.
Район авыл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр итүләренчә, быел аграрийлар басуларга чәчүлек мәйданнарның һәр гектарына кимендә 30 килограмм ашлама кертергә ниятли.
Берүк вакытта хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау тәмамлана.
Язгы кыр эшләренә әзерлек барышында авыл эшчәннәренә, бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында, куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүгә җитди игътибар бирергә киңәш ителә.
Сөт җитештерүгә килгәндә, ай башыннан бирле район буенча 18511 центнер продукция сатылган. Тулай савым буенча “Ленин”, “Вәлиев”, “Россия”, Киров ис. һәм “Еникеев” хуҗалыклары терлекчеләре иң югары күрсәткечләргә ирешә. Әйткәндәй, ленинлылар үз коллгалары арасында лидерлыкны саклаудан тыш, ел башыннан тулай савымны узган елгыдан шактый арттырып, үз-үзләрен дә узып киткән. Хуҗалыкта һәр сыердан көн саен 24 килограммнан да күбрәк сөт савып алалар. Бу күрсәткеч буенча хуҗалык башка җитештерүчеләрдән шактый алда бара. “Горшков” токымчылык заводында һәр сыердан 17 килограммнан күбрәк сөт савалар. Киров исемендәге токымчылык за¬воды эшчәннәре бу җәһәттән өченче урында. Биредә 16 килограммнан артык сөт савып алалар.