Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
1 ноябрь 2019, 02:00

Иң яхшылар бүләкләнде

Республикада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәннәре көне уңаеннан тантаналар үтте. Бәйрәмгә авыл хуҗалыгы тармагы алдынгылары һәм ветераннар, җитәкчеләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң яхшы эшчәннәре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары җыелды.

Чарада безнең районнан 20 дән күбрәк вәкил катнашты. Делегацияне район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов җитәкләде.

Аграрийларны һөнәри бәйрәм белән республика Башлыгы Радий Хәбиров, Премьер-министр урынбасарлары Андрей Назаров һәм Илшат Фазрахманов тәбрикләде һәм лаеклы бүләкләр тапшырды.

Кунаклар өчен республиканың агросәнәгать комплексы инвестицион һәм экспорт потенциалы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары продукциясе, шул исәптән, азык-төлек товарлары - икмәк-булка һәм сөт продукциясе, ит ризыклары, сыр, кондитер изделиеләре экспозициясе ачылды. Атап әйткәндә, күргәзмәдә “Башкортстан продукты” проекты дипломантлары, Умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни тикшеренү үзәге, “Алексеевский” совхозы тәкъдим ителде. Аннан тыш, чара кунакларын балаларның авыл хуҗалыгы темасына эшләгән рәсемнәре белән таныштырдылар.

Тантаналы җыелыш Башкортстан Республикасының иҗади коллективлары һәм артистларының бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Читайте нас: