Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
29 октябрь 2019, 02:00

Җиң сызганып эшлиләр

Үзләренең һөнәри бәйрәме - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәннәре көнен “Еникеев” җәмгыяте хезмәтчәннәре яхшы кәеф белән каршы алды. Традиция буенча, аның алдыннан алар елның үткән чорында баш­карган эшләренә йомгак ясады.

Үзләренең һөнәри бәйрәме - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәннәре көнен “Еникеев” җәмгыяте хезмәтчәннәре яхшы кәеф белән каршы алды. Традиция буенча, аның алдыннан алар елның үткән чорында баш­карган эшләренә йомгак ясады.

- Безнең авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре һәм терлекчеләренең хезмәте хөрмәткә генә лаек. Аларның тырышлы­гы белән игеннәрдән мул уңыш алынды, җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнде, сыйфатлы терлекчелек продукциясе җитештерелде, - диде бәйрәм уңаеннан үткәрелгән җыелышта хуҗалык эшчәннәрен тәбрикләп “Еникеев” җәмгыяте җитәкчесе Азат Хаков.

Хуҗалыкта ашлыкның тулай җыемы 48543 центнер тәшкил иткән, һәр гектардан уртача уңыш 25,4 центнер. Иң күп уңыш бодайдан алынган - гектар көче 29 центнердан күбрәк.

Елның тугыз аенда 16484 центнер сөт савып алганнар, 1255 центнер и тҗитештерелгән.

Быел хуҗалык фермалар өчен яңа техника һәм җиһазлар сатып алуга шактый акча тоткан. Сүз якынча 14,5 миллион сум турында бара. Атап әйткәндә, ул акчаларга “ACROS-550” ашлык җыю комбайны, чәчкечләргә орлык төягеч, “Елочка” саву корылмасы, өч сабан, җиңел автомобиль кайтарылган.

Азат Әхмәтзыя улы үзенең чыгышында ал-ял белми эшләгән уңганнарны исемләп телгә алды, аларның тырышлыгы белән хуҗалык уңышларга ирешә. Менә алар: комбайнчылар Миңнеәхәт Байморатов, Ибраһим Закиров, Тәлгать Бакиров, Ридус Хафизов, водительләр Ринат Кәримов, Дамир Нәбиуллин, Артур Назыров, Альфрет Насретдинов, Руслан Рәхимов, терлекчеләр Зилә Шәрипова, Миләүшә Нуриманова, Татьяна Гудошникова, Нурзилә Шәехмурзина, Фәнзилә Хәсәнова, Фәнисә Сабирова, Радим Нуртдинов, Рәмзия Гизатуллина, Зәнфирә Әлмиева, Альберт Галәветдинов, Дамир Әхмәдуллин, Ләйсән Газизова, Фидәллия Ибраһимова, Зилира Нуриманова, Радик Мосабиров һ.б.

Үз чыгышының ахырында авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ничек кенә авыр булмасын, ирешелгән казанышларны сакларга һәм яңаүрләр яуларга кирәк, дип билгеләде.


Миләүшә Нуриманова

Ләйсән Газизова
Читайте нас: