Кара туфраклы мәйданнарның уңдырышлылыгын арттыру өчен “Ленин” токымчылык заводында ел саен басуларга органик ашлама кертәләр. Быел бу эш 301 гектарлы басуда бара, аны ашлау өчен 15000 тоннадан артык тирес тупланган.
Элекке елларда басуларга ташылган тиресне ДТ тракторы ярдәмендә таратсалар, быел бу максатта хуҗалык РОУМ-14 маркалы ике тараткыч сатып алган.
Хуҗалыкныңбашагрономы Ришат Гәрәев билгеләвенчә, бу органик ашлама кертү технологиясен сыйфат ягыннан яхшырткан. Яңа тараткыч белән җиһазланган тракторларны Азамат Тимербаев һәм Рөстәм Зарипов хезмәтләндерә. Токымчылык заводының генераль директоры Альберт Дәүләтбаев әйтүенчә, яңа техника үз чыгымнарын алдагы ике елда каплаячак. “Яңа техниканың бурычы - туфрак эшкәртүгә хезмәт чыгымнарын киметү, туфракның структурасын яхшырту, аның биологик активлыгын күтәрү һәм, әлбәттә инде, уңышны арттыру”, - дип йомгаклады ул сүзен.
Узган еллардагы тәҗрибә буенча, мондый өстәмә тукландыру һәр гектардан уңыш алуны 5-6 центнерга арттыру мөмкинлеге бирә. һәм бу минераль ашламалар кертүдән башка.
Аннан тыш, кукуруз җыю актив бара. Үстерелгән 604 гектар мәйданнарның 240 гектарында ул җыеп алынган. Монда да үз яңалыклары. Элекке елларда кукурузны урып-җыйганда сабакны 15 см озынлыкта калдырсалар, хәзер ул 40 см. Галимнәр дәлилләвенчә, сабакның аскы өлешен маллар эшкәртә алмый. һәм шуңа да, аны куллану азыкның сыйфатын түбәнәйтә.
Бер үк вакытта силос салу буенча эшләр бара. Бер чокырга көн саен якынча 12-15 мең центнер кукуруз салына. Яшел массаны Т-130 тракторында Замир Саттаров һәм Альфир Фәтхрисламов таптатып тора. Төнге сменада - Рәсүл Басыйров һәм Финарит Карамов. Өч көн эчендә бер чокыр тутырыла һәм яшел масса консервацияләнә башлый.
Быел һава шартлары урып- җыюны бераз тоткарлады. Аның каравы, җир үзенең эшчәннәрен мул уңыш белән сөендерә.