Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
17 сентябрь 2019, 02:00

Өйрәнерлек эшләр бар

“Юлдаш”ның бүгенге саны дөнья күрүгә, Киров исемендәге токымчылык заводы игенчеләре, һичшиксез, урак эшләрен тәмамлаячак.


“Юлдаш”ның бүгенге саны дөнья күрүгә, Киров исемендәге токымчылык заводы игенчеләре, һичшиксез, урак эшләрен тәмамлаячак.

Өстәвенә, көннәр дә матур тора, басу эшчәннәре үзләре дә тырыш.

-Тагын өч көн булса, үстерелгән уңышны тулысынча җыеп алабыз. Бөртеклеләрнең бер гектардан уртача уңышы 31 центнер тәшкил итә, - дип яхшы яңалыкны җиткерде

хуҗалыкның баш агрономы Рамил Ганиев. - Басулардагы мондый уңыш әлбәттә, сөендерә. Чөнки бу безнең уртак хезмәт нәтиҗәсе.

Игеннәрне урып-җыюда комбайнчылар Рәвис Ногманов, Айрат Зиякаев һәм Ришат Бакаев үрнәк күрсәтте, аларның күрсәткечләре иң югарысы. Алар белән бергә яшьләр: Башкорт дәүләт аграр университетының механикалаштыру факультетының дүртенче курс студенты Алмаз Әкрамов һәм Дүртөйле күппрофильле колледжының механика факультетында укучы студентлары Ремил Мөхәмәтвәлиевһәм Вадим Нургалиев тырышлык күрсәтте. Биредә алар өч ай эшләде, әйтүләренчә, хуҗалык аларга бик ошаган, аннары, кировлылардан яхшы хезмәт дәресләре алганнар. Хәзер инде курсташлары­на әлеге токымчылык заводындагы югары игенчелек культурасы һәм биредәге киң күңелле кешеләр турын­да сөйләргә урын бар. Ә кем белә, бәлки укуларын тәмамлагач, алар бирегә эшкә кайтырга да теләр әле.

Урып-җыю белән бергә чәчү эшләре дә алып барыла. Монда уҗым культураларына 600 гектар мәйданнар бүленгән.

Хәзер хуҗалыкта 1200 гектар мәйданда туңга сөрү дәвам итә. Эшнең бу төре өчен механизатор Хәлил Вәлиев җаваплы.

Басулар бушап калыр чак та ерак түгел инде. Традицион уңыш бәйрәмендә “Киров” хуҗалыгы эшчәннәре үзләренең эше, үстереп алган икмәк өчен лаеклы горурлык кичерер дип ышанабыз.



Читайте нас: