Традиция буенча, җәй ахырында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең
терлекчелек объектлары үзенчәлекле имтихан тота - фермаларга паспорт тапшырыла. Таләпчән комиссия аларның, әлегә җәйге лагерьларда асралган малларны кабул итүгә әзерлеген тикшерә.
Шушы көннәрдә аның вәкилләре“Игенче” җәмгыятендә булды.
Хуҗалыкта ике ферма бар - Түбән Аташ һәм Таштау авылларында, аларда барлыгы 1230 баш мөгезле эре терлек асрала.
- Малларны җәйләүләргә чыгару белән, ремонт эшләренә тотындык. Билгеле, башта абзарлар тирестән тазартыла, дезинфекция ясала, буяу-агарту үткәрелә, - дип сөйли башкарылган эшләр турында хуҗалыкның баш зоотехнигы һәм берүк вакытта Түбән Аташ фермасы мөдире булган Рәфит Әхмәтов. - һәркем намус белән эшләде.
Түбән Аташ фермасында мал абзарларының берсе тана сыерлар асрау өчен үзгәртеп корылган. Анда яңа җиһазлар - сөтүткәргеч, суыткыч урнаштырылган, шулай ук идәннәр яңартылган. Үткәрелгән реконструкция биредә асралачак малларның баш санын шактый арттырырга мөмкинлек биргән. Элек алар 60 булса, хәзер - 160.
Таштау фермасында да күләмле эш башкарылган. Атап әйткәндә, 120 башка исәпләнгән бозаулар абзарында яңа азык өстәле, җылытылган су эчергеч куелган, сыерлар абзарында бинаны яктырту җиһазлары яңартылган. Биредә шулай ук малларны чыгарып йөртү урыны бар.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе фермаларында печән, сенаж, дару үләннәре, яфраказык запаслары да җитәрлек тупланган.
Ике фермага да малларны кышлатуга әзерлек турында паспортлар тапшырылды.