Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
28 август 2019, 02:00

Иң яхшыларны сайладылар

Уфа районында “Алексеевский“ совхозы авыл хуҗалыгы пред­приятиесе база­сында сыерларны машина белән саву операторларының 44 нче республи­ка конкурсы үтте.

Уфа районында “Алексеевский“ совхозы авыл хуҗалыгы пред­приятиесе база­сында сыерларны машина белән саву операторларының 44 нче республи­ка конкурсы үтте.

Башкортстанның 14 районыннан иң яхшы операторлар ярышты.

“Ленин” токымчылык заводыннан безнең район данын яклап чыгыш ясаучы Альмира Гатауллина ярыштан мактаулы икенче урын алып кайтты.

Конкурста катнашучыларның һөнәри осталыгы өч этапта бәяләнде. Беренчесе - теоретик белемне тикшерү. Икенчесе - санитар әзерлек, саву барышы, эш гигиенасы һәм культура. Өченчесе - саву аппарат­ларын сүтеп-җыю.

Альмира Зинфир кызы әйтүенчә, конкурс аның өчен бик катлау­лы булмаган. Дулкынлану бар, әлбәттә, тик еллар дәвамындагы эш тәҗрибәсе белән күнегелгән бөтен этаплар да яхшы таныш. Ул биредә алты елдан артык эшли.

“Республиканың башка районнарыннан килгән коллегалар белән танышу, тәҗрибә һәм белем уртаклашу ары таба нәтиҗәле эшкә дәртләндерә. Мин чираттагы тапкыр үземнең дөрес юлдан баруыма һәм җәмгыятькә кирәкле эш белән шөгыльләнүемә инанам”, - диде республика конкурсы призеры.



Читайте нас: