Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
27 август 2019, 02:00

Алтын басулар дулкынында

Крестьянның печәнне иртән иртүк чабуы җиләстә тирләмәс өчен генә түгел, бәлки чык дымында үлән җиңелрәк чабылудан да.


Комбайнчылар Александр Чернышев, Раил Асылгәрәев, Фәрит Асылгәрәев, Алмаз Сәгадиев, Руслан Фәйзрахманов.

Крестьянның печәнне иртән иртүк чабуы җиләстә тирләмәс өчен генә түгел, бәлки чык дымында үлән җиңелрәк чабылудан да. Бу вакытта аның азык кыйммәте дә иң югары дәрәҗәдә була, диләр. Тик иген белән эш башкачарак. Комбайннар ашлыкны дымлы сабаклардан суктырып бетерә алмый. Шуңа да тезмәләрнең кипкәнен көтәргә туры килә.

Басу читендә комбайннар тезеләп тора. Арырак - йөк автомобильләре. Алар суктырыл­ган ашлыкны ташый.

- һәр комбайнны нигездә бер машина хезмәтләндерә, - дип сөйли “Вәлиев” токымчылык заводының басу бригадасы җитәкчесе Рус­лан Фәйзрахманов. - Оперативлык югары.

Арыш басуы 200 гектардан артык мәйданны били. Яңгырлар яумаса, эшне 1,5 тәүлектә төгәлләргә ниятлиләр. Әгәр шулай булса, хуҗалыкта бөртеклеләрне урып- җыю экваторны уза дияргә мөмкин.

Әлкәш басуында да берникадәр уҗым арышы үз сәгатен көтә. Яңгырлар арпаны җыеп бетерергә ирек бирмәгән. Борчактулысынча суктырылган.

Рулоннарга төрелгән саламны терлекчелек фермалары янына ташыйлар. Комбайннар артыннан ук туңга сөрүгә керешәләр. Борчак басуында туфракны йомшарту бара, аны уҗым культуралары чәчүгә әзерлиләр.

Хуҗалыкта совет-русия маркалы “Нива” һәм “Дон” комбайннары бар. һәм,әлбәттә инде,заманча“Акрос” һәм “Палессе”.

Сәгать 11 ләргә тезмәләр ярый­сы җилләде. Техника дәррәү эшкә кузгалды. Кыр кораблары, ягулык янган ис аңкытып һәм тузан тузды­рып, “алтынсу диңгезгә” юл алды.
Читайте нас: