Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
23 август 2019, 02:00

Икмәк өлгергән җирдә

Кешегә икмәк кенә түгел, рухи азык та кирәк. Район мәдәният йорты артистлары, матур совет заманындагы кебек, җырлардан, биюләрдән һәм, әлбәттә инде, игенченең авыр да, мактаулы да хезмәтен данлаган сүзләрдән торган иҗат программасы белән игенчеләр янына чыга башлады.

Кешегә икмәк кенә түгел, рухи азык та кирәк. Район мәдәният йорты артистлары, матур совет заманындагы кебек, җырлардан, биюләрдән һәм, әлбәттә инде, игенченең авыр да, мактаулы да хезмәтен данлаган сүзләрдән торган иҗат программасы белән игенчеләр янына чыга башлады. Беренче көнне “Чишмә” һәм “Вәлиев” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар. Басуда эшләүчеләрнең кыска гына ялы - төшке аш вакытында чыгыш ясадылар.

Чишмәлеләр 250 гектар мәйданны биләгән борчак басуында эшли иде. Яңа уңышны җыеп суктыру бара. Хуҗалык җитәкчесе Фирдәвис Кәбиров һәм баш агроном Рузил Казыйханов та механизаторлар янында. Алар әйтүенчә, уртача уңыш 18 центнерга якын. 50 гектарлы икенче басуда борчак төшеме 29 центнер. Якынча мәгълүматлар буенча арыштан - 22 центнер, арпадан 35 центнер уңыш көтелә. Саламны терлекчелек фермалары янына та-шыйлар. Уҗым арышы чәчәргәәзерлек эшләре бара, аның өчен күпьеллык үләннәрдән бушаган басу билгеләнгән.

Вәлиевлылар гектарыннан 27 цент­нер уңыш вәгъдә иткән бодай басуы янында җыелган. Арпаның гектар көче 29,4 центнер булыр, диләр. Борчакның бер өлеше тезмәләрдә ята әле, яңгырлар комачаулаган, уңыш азрак - һәр гек­тардан 18 центнер көтәләр.

Һәр ике хуҗалыкта да артистларның чыгышы алкышларга күмелде. Бу исә мәдәният хезмәткәрләре аларны азга гына авыр физик хезмәттән ял иттерде, кәефләрен күтәрде һәм эшкә яңа дәрт өстәде дигән сүз.

Программа тәмамлангач, артистлар игенчеләргә ныклы сәламәтлек, аяз көннәр һәм яхшы уңыш теләде.

- Игенчеләр янына даими чыгачак­быз, башка хуҗалыклар басуларында да чыгыш ясауны планлаштырабыз, - диде мәдәни ял итү үзәгенең сәнгать җитәкчесе Азат Гәрәев.



Читайте нас: