Дүртөйле дәүләт сорт сынау участогы һәм «Еникеев» җәмгыяте җирлегендә быелгы уңышны урып-җыю буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, аның урынбасары - авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Салават Ислакаев, Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Әнвәр Шакирҗанов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары, хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге, структур һәм ведомство подразделениеләре белгечләре катнашты.
«Еникеев» җәмгыяте биләмәсендә җыелганнан һәм теркәлгәннән соң делегация дәүләт сорт сынау участогы басуына чыкты. Салават Раффак улы семинар-киңәшмәне ачып, авыл хуҗалыгының район икътисадындагы роле турында кыскача сөйләде. Дүртөйле дәүләт сорт сынау участогы мөдире Рәүдәт Хөрмәтуллин зур тарихка ия булган участокның эше белән таныштырды. 30 нчы елларда барлыкка килеп, хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да биредә эш тукталмаган. Ул дәвер өчен стратегик чимал - каучуклы кок-сагыз үстергәннәр. 200 гә якын кеше салган, аларның яртысы ир-егетләр булган. Күпләре фронтка алуларын сораган, әмма, эшләренең мөһимлеген исәпкә алып, җибәрмәгәннәр. Рәүдәт һадый улы сынау үткәрелгән сортлар һәм перспективалы авыл хуҗалыгы культуралары белән таныштырды.
Әнвәр Хафиз улы уҗым ашлыклар чәчүнең үзенчәлекләре һәм аларны дөрес тәрбияләү хакында бәян итте. Быелгы язда уҗым культураларының һәлак булуын, билгеләре көздән үк чәчүлекләрдә пәйда булган, кар күгәреге белән зарарлануга бәйләп аңлатты. Язгы салкыннарның әйләнеп кайтуы хәлне катлауландырды.
Әйләнә-тирә мохитнең негатив тәэсир итүләр комплексына чыдам сортлар китереп чыгару җиңел эш түгел, бер үк вакытта кышка түземлелек һәм уңыш микъдарын күтәрүе дә авыр. Ләкин эш ярыйсы яхшы алып барыла. Чыгыш ясаучы орлыкларның яңа сортларын фәкать аларны китереп чыгаручылардан алырга тәкъдим итте, чөнки алыпсатарларга ялган документлар юнәтүе берни түгел.
Семинардакатнашучылартөрлесортлы культуралар аерым түтәлләргә чәчелгән басуның бер өлешен карап йөрде. Әнвәр Шакирҗанов шул үсемлекләр турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.
Семинарның икенче өлеше «Еникеев» җәмгыятендә дәвам итте. Авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Азат Хаков оештыру мәсьәләләре һәм алда торган урып-җыю кампаниясенә әзерлек хакында сөйләде. Хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Эдуард Янсубаев һәм «Еникеев» җәмгыятенең баш агрономы Ирек Гыйльметдинов җитәкчелегендә хуҗалыкның ашлык кабул итүгә әзерләнгән амбарын карадылар.
Ындыр табагы артындагы басуда чара кунаклары урак чорына эш планы белән танышты. «Россельхознадзор»ның территориаль бүлеге начальнигы Гөлназ Мусина чәчүлек мәйданнарын апробацияләү турында бәян итте. «Россельхознадзор» агрономы Марина Якимованың чыгышы үсемлекләрне төрле авырулардан саклауга һәм алар белән көрәшкә багышланды. Аның фикере буенча, уҗым ашлыкларның һәлак булуы алар чәчүлекләрдә тапкан склеротиния гөмбәсе аркасында килеп чыккан.
Ары таба авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Рузил Садыйков һәм хуҗалыкның баш инженеры Роберт Гайнуллин җитәкчелегендә ашлык җыю техникасы белән таныштылар, шулай укурып- җыю эшләре вакытында хезмәт иминлеге һәм янгын хәвефсезлеге мәсьәләләренә дә кагылдылар.
Дәүләт техник күзәтчелек баш инженер-инспекторы Рамил Хәйруллин техник тикшерү вакытында уңыш җыю һәм чәчү техникасына таләпләр турында сөйләде.
Ахырда семинар-киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкның ремонт мастерское белән танышты.
Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов чарага йомгак ясады һәм семинар- киңәшмәне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга нәтиҗәле эш өчен рәхмәт әйтте һәм аграрийларның ару-талу белмәс хезмәте, осталыгы алга куелган бурычларны башкарып чыгуга, үстерелгән уңышны кыска срокларда, югалтуларсыз җыеп алуга, авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын, конкуренциягә сәләтлелеген күтәрүгә һәм район үсешендә уңай динамиканы саклауга булышлык итәчәгенә өмет белдерде.