Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Июльнең аяз көннәрендә

Районда урып-җыю эшләре кыза бара.

Без күрше хуҗалыклар: «Россия» һәм «Победа» токымчылык заводлары басуларында булдык.

«Россия» дә ляпустин басуында борчак чабу тулы куәткә бара иде, анда Җәүдәт Вәлитов белән Айнур Әхмәдуллин эшли.

- Әгәр яңгыр комачауламаса, иртәгә бу культураны сугарга керешәчәкбез, - ди хуҗалык җитәкчесе Рәфил Гомәров.

Бер басуда арпа уңышы җыялар, эшне кичкә төгәлләргә ниятлиләр иде. Әлеге басуда Наил Сәхәветдинов, Илназ Гыйлемханов, Халит Батталов, Ленар Рәхимҗанов, Фидус Гәрәев яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Эшчеләр коллективы яшәрә. Барлык механизаторларга да диярлек утыз яшь юк әле. Аларның тик берсе генә илледән өстә.

Мал азыгы әзерләү дәвам итә. Үләннәрне икенче катка чабалар. 80 мең центнердан артык сенаж са­лынган. Печән җитәрлек күләмдә хәзерләнгән.


Киләчәк уңыш турында хәстәрлеккүреп, хуҗалыкның терлекчелек фермаларыннан басуларга тирес чыга­ралар, бер-ике елдан әзер черемәне кыйммәтле, экологик яктан таза ашлама итеп кулланырга - туф­ракка кертергә була.

Игенчеләр арпа уңышы җыйган «Победа» басуы 15 апрельдә үк ягулык-майлау материалларын һәм кеше ресурсларын экономияләргә мөмкинлек бирүче камыл астына чәчү ысулы белән эшкәртелгән булган. Мондый басуларда уңыш, сөреп чәчелгәненә кара­ганда түбәнрәк була, диләр. Әмма биредә дәгъва белдермиләр, арпаның уртача уңышы - гектарыннан 25 центнерга кадәр. Бер көннән соң борчак чабарга төшәргә җыеналар.

Авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Салават Ислакаев әйтүенчә, «Ленин» хуҗалыгында шул вакытта борчак чапканнар, «Игенчедә» - әлеге культураны сукканнар.


«Россия» токымчылык заводы- җәмгыяте комбайн­чылары Җәүдәт Вәлитов һәм Айнур Әхмәдуллин.



«Победа» токымчылык заводы-җәмгыятенең баш агрономы Булат Әхмәдиев, комбайнчыла­ры Ринат Сәхибгәрәев, Сергей Шамратов һәм Игорь Хәсәнов.





Читайте нас: