Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Комбайнчылар сынау үтте

Узган җомгада «Ленин» токымчылык заводы - җәмгыятендә, районда тәүгеләрдән булып, ашлык җыю комбайннарын кабул иттеләр. Бу чара ел саен басулардагы бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю алдыннан, әлеге мөһим кампанияне уңышлы үткәрү максатында оештырыла.

Без барганда техник тикшерү үткәреләсе комбайннар тигез сафка тезелгән иде. Хуҗалыкның машина-трактор паркындагы тәртип, чисталык-пөхтәлек һәм барлык техниканың яхшы, төзек торышта булуы комбайннарны кабул итү комиссиясе әгъзаларын - БР Ростехнадзор инспекциясенең район һәм шәһәр буенча секторы мөдире Рамил Хәйруллинны, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рузил Садыйковны сөендерде. Безне хуҗалык җитәкчесе Альберт Дәүләтбаев, баш агроном Ришат Гәрәев, баш инженер Ленар Кашапов, мал азыгы җитештерү буенча агроном Ришат Әхтәмов каршы алды. Озакламый хуҗалыкта үтә җаваплы миссияне башкарачак тугыз комбайн бер-бер артлы герметизация үтте, ягъни алардан салам катнаш ашлыкны безнең күз алдында суктырып карадылар. Әлеге сынауны иң башта Рөстәм Зарипов үзе идарә иткән «Палессе» комбайнында узды. Аннары механизаторлар Александр Максимов белән Ришат Сәмигуплин «Нива Эффект» комбайннарында, хуҗалыкта ветеринария хезмәткәре булып эшләгән, урак чорында кыр корабы штурвалы артына утырган Хәлил Сәлмәнов ACROSS - 550 комбайнында, агалы-энеле Рәсим һәм Рәсүл Басыйровлар «Нива Эффект» комбайннарында, Финарит Карамов VECTOR-410 комбайнында, Альфир Фәтхлисламов «Д0Н-1500», Фидан Вәлиев «ДОН-1500Б» комбайннары белән сынау тотты. Комбайн астына җәелгән палагага коелган гәрәбәдәй бодай бөртекләре аларның берничәсендә бераз җитешсезлекләр булуын күрсәтте һәм ул кимчелекләр шунда ук бетерелде.

Аннары комбайннарның техник торышы тикшерелде, алардагы хәвефсезлек техникасы җиһазлары һәм аптечкалар барланды, механизаторларның таныклыклары яңартылган булу-булмавы ачыкланды.

Ахырда җиңүчеләр билгеләнде. Хуҗалык җитәкчесе Альберт Дәүләтбаев әлеге сынауда беренче, икенче, өченче урыннарны алган тәҗрибәле механизаторлар Ришат Сәмигуллин, Рөстәм Зарипов һәм Хәлил Сәлмәновны җиңүләре белән чын күңелдән котлады һәм аларга акчалата премияләр тапшырды. Киләчәктә ул барлык комбайнчыларга да урып-җыю эшләрен мөмкин кадәр кыска срокларда уңышлы һәм, хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрен үтәп, исән- имин башкарып чыгуларын теләде.

Читайте нас: