Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Эшләр тулы куәтенә бара

Җәйнең тәүге ае тәмамланып килә. Авыл эшчәннәре мал азыгы хәзерләү белән мәшгуль. Аларның эшенә һава шартлары да булышлык итә. “Киров” токымчылык заводы игенчеләре дә бар көчен салып эшли.

- Сенаж салуны без июньнең 15 ләрендә башлаган идек. Басуларга “Полесье” маркалы өч азык җыю комбайны чыкты, аларга механизаторлар Радик Адиев, Рафаэль Хәмәтшәрипов һәм Хәбир Нугаманов идарә итә, - дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Рамил Ганиев. - Яшел массаны азык ихаталарына ташуда Рөстәм Шәрипов, Илгиз Бәдретдинов һәм Радим Шәйхетдинов тырышып эшли. Әйткәндәй, Радим былтыр

армиядән кайтты һәм хәзер әтисе, безнең тәҗрибәле комбайнчы Рәвис Шәйхетдинов белән бергә эшли. Ул кечкенәдән әтисенә ярдәмләшеп үсте, шуңа да икмәк кадерен белә.

Әйе, бездә игенчеләр җирдә эшли белә һәм, иң мөһиме, үз тәҗрибәләрен яшьләр белән бүлешә. Бу хуҗалыкта яшьләргә ярдәм күрсәтәләр, аларга таяналар. Чөнки әти-әниләр эшен балалар дәвам итәргә тиеш.

Мәсәлән, Руслан Яфаев хезмәт иминлеген саклау буенча инженер. Ул да биредә туып-үскән. Дүртенче ел эшли, йорт сала. Ул, бар җирдә дә җитәкчелек ягыннан мондый ярдәм күреп булмый, дип исәпли. Дөрес сүзләр...

Басу эшләренә әйләнеп кайтыйк. Баш агроном әйтүенчә, әлеге вакытта мал азыгы өчен чәчелгән үләннәр бик биек түгел, гектарыннан якынча 70-80 центнер чыга. Азык хәзерләү темпының үткән еллардагыдан берникадәр сүлпән булуы да шуның белән аңлатыла. Тик, ни­чек кенә булмасын, мал азыгы хәзерләү эшләре тулы куәтенә бара.

Хуҗалыкта күпьеллык үләннәр 800 гектар мәйданны били, бер еллык үләннәр 600 гектарда чәчелгән. Аннан тыш, 150 гектарда кукуруз үстерелә. Шуңа да биредә мал азыгының тиешле запасын туплауларына ышаналар.

(Фотода: Механизатор Хәбир Нугаманов)






Читайте нас: