Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
22 апрель 2019, 02:00

Көләч кояш нур сипте

Район хуҗалыкларында язгы культураларны чәчү бара.«Россия» авыл хуҗалыгы предприятиесендә язгы чәчү эшләренә тәүгеләрдән булып керештеләр.

Юкка чыккан Ляпустино авылыннан ерак түгел 200 гектарга якын иген кыры җәйрәп ята. Басу читенә җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиесе ветераннары һәм башка кызыксынган кешеләр җыелды.

Чәчү башлануның тантаналы церемониясен «Россия» токымчылык заводының генераль директоры Рәфил Гомәров ачты. Ул уңышлы эш өчен чәчү барышында күп нәрсәнең аның төзеклегенә бәйле яхшы техника, кадрлар - үзләренең егәрле, яшь эшчәннәре булуын билгеләп үтте. Белгечләр гыйлемле. Өлкән буын үз тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Салават Ислакаев, авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илдус Хәмиев, авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Рәшит Фәтхетдинов изге теләкләр белән чыгыш ясады, Тәңребез игенчеләргә һәм аларның җиренә хәер-фатыйха бирсен өчен Хәтип хәзрәт Ризванов Коръәннән сүрәләр укыды. Чәчү агрегаты эшкә кереште. Аның артыннан, традиция буенча, яңа уңышның тук һәм сыйфатлы бөртекләрен теләп, басуга чиләктән тавык йомыркалары сиптеләр. Тирә-юньдәге бар нәрсәне җылы нурлары белән иркәләп, кояш елмайды, һәр тарафта яз исе: дымлы туфрак, яшел үлән, агач-куакларның ачылырга торган бөреләре.

- Бу безнең өчен зур бәйрәм, - дип аңлатма бирә хуҗалыкның баш агрономы Айдар Фазылов. - Тракторга Радик Әхмәдуллин идарә итә, чәчүче - Ришат Закиров, кәтүкләүдә - Радмир Мәрдәмшин. Әлеге басуда «саша» сортлы арпа булачак.

Уҗымнарны өстәмә тукландыруны башлаганнар. Чиратта - борчак һәм башка культуралар. Алты агрегат - сабан ашлыклар чәчү, дүртесе - уҗымнарны өстәмә тукландыру, җидесе дым кап­лату белән мәшгуль булачак. Шу­нысы игътибарга лаек: хуҗалыкта бөртеклеләрнең сортлары даими яңартыла. Бодай үстерү өчен, мәсәлән, «экада» сортын, борчакның «рокет», кукурузның «гибрид росс-199» сорт­ларын кулланачаклар. Сиксән тонна ашлама кайтарылган, янә 100 тонна кайтарасылары бар.

Бөртекле культуралар, уҗым куль­тураларын кертеп, 3000 нән артык гектарны биләячәк.

Читайте нас: