Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
17 апрель 2019, 02:00

Башлангыч бар

Апрель безне кояшлы көннәре белән сөендерә. Шәһәр хал­кы бакча эшләренә әзерләнеп йөрсә, ә инде авыл хуҗалыгы предприятиеләре басу­ларында эш кайный. Алар өчен җаваплы чор җитте - игенчеләр бөртеклеләрнең алдагы уңышы өчен нигез сала. Киров исемендәге то­кымчылык заводында булып, моңа үзебез күреп ышандык.

- Быелгы чәчү кампаниясенә яхшы әзерләндек, дип исәплибез. Авыл хуҗалыгы техникасын техник карау уңышлы үтте, бөтен механизаторлар, водительләр үзенчәлекле имтихан - аттестация - тапшырды, - дип хәлләр торышы белән таныштыра хуҗалыкның баш агрономы Рамил Ганиев. - Бары­сында да удар эш дәрте дияр идем. Әле уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырабыз. Бу эшне механизаторлардан тәүгеләр булып Хәлил Вәлиев башлады, ары таба ул чәчүгә чыгачак.

Хәлил Вәлиев ашламаны 20 метрга кадәр аралыкта сибү мөмкинлегенә ия булган “Туман” пневмоходына идарә итә. Иң мөһиме, безгә аңлатуларынча, вакытны кулдан ычкындырмаска кирәк, бу эшне җир дымлы чагында башкарузарур. Боларның барысы өчен - иң күбе алты көн. Шушы кыска гына срокка сыешу мөһим. Барлыгы 600 гектарда уҗым культураларын тукландырасы бар.

Ә менә механизаторлар Рәвис Шәйхетдинов һәм Илдар Хәлиуллин “Агромастер” чәчү комплексларын эшкә әзерләү белән мәшгуль.

Хуҗалыкта язгы-кыр эшләре планы үзгәрешсез кала: биредәге игенчеләргә 1900 гектарга якын мәйданда орлыклар чәчәсе бар: шуның 1 мең гектарын - бөртекле культуралар, 750 сен - мал азыгы һәм 100 гектар тирәсен техник культуралар биләячәк.

Чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен кирәк булганның барысын да токымчылык заводы алдан запаслаган, сүз, иң элек, орлыклар, ягулык-майлау материаллары турында бара. Техникага килгәндә, югарыда әйткәнебезчә, ул тулы әзерлек сызыгына куелган.



Читайте нас: