Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
3 апрель 2019, 02:00

Язгы чәчүгә әзерләр

“Ленин” токымчы­лык заводы-җәмгыяте базасында хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, фәнни учреждениеләр вәкилләре, хезмәтләндерүче предприятиеләр җитәкчеләре катнашлы­гында язгы-кыр эшләрен үткәрү буенча агрономия семинары үтте.

“Ленин” токымчылык заводы- җәмгыятенең генераль директо­ры Альберт Дәүләтбаев хуҗалык белән таныштырды һәм техниканың язгы-кыр эшләренә әзерлеге ту­рында сөйләде. Тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары белән тәэмин ителешне, аларның әзерлеген тикшерү район һәм шәһәр буенча баш дәүләт инже­нер-инспекторы Рамил Хәйруллин һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рузил Садыйков җитәкчелегендә үтте.

Аннары ашлык складында булды­лар, анда бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар орлыкларының чәчүгә әзерлеге турында “Ленин” токымчылык заводы-җәмгыятенең баш агрономы Ришат Гәрәев һәм Дүртөйле дәүләт сорт участо­гы мөдире Рәүдәт Хөрмәтуллин сөйләде.

Семинарның теоретик өлеше авыл мәдәният йортында үтте. Тәбрикләү сүзе белән район ха­кимияте башлыгы Риф Йосыпов чыгыш ясады. Риф Сәгъдәтулла улы “Әсән” җәмгыяте дирек­торлар советы рәисе Зифкать Сәетгалиевка Агросәнәгать фо­румы һәм “АгроКомплекс-2019” 29 нчы халыкара күргәзмәсенең “Нәсел терлекчелегендә югары казанышлар өчен” алтын медален һәм I дәрәҗә Дипломын тапшырды.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең язгы-кыр эшләренә әзерлеге турында авыл хуҗалыгы идарәсенең өлкән инспекторы Марат Ситдиков сөйләде. Ары таба чыгышлар агроэкологик мониторингка, җирдән файдалану технологияләренә, орлыклар әзерләү һ.б мәьсәләләргә багышланды.

Фойеда төрле җитештерүче фирмаларның товарлары, материаллар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлык хуҗалыклары өчен хезмәтләр күргәзмәсе оештырылган иде.



Читайте нас: