Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

МАКСАТ - ИРЕШЕЛГӘННӘРНЕ КУЛДАН ЫЧКЫНДЫРМАУ

Районның янә бер авыл хуҗалыгы предприятиесе - “Победа”токымчылык заводында 2018 ел эшчәнлегенә йомгаклар буенча җыелыш үтте. Чара авыл эшчәннәре өчен үзенчәлекле булды дияргә мөмкин, чөнки әлеге хуҗалыкка 25 ел җитәкчелек иткәннән соң, Рифгать Гыйльфанов идарә итүне башка кулларга тапшырырга вакыт дигән карарга килгән. Аның эшен “Центральная”МТС ГУСП “Ремонт-техник мастерское” филиалының элекке директоры Данис Ишмакаев дәвам итәчәк. Ул да чыгы­шы белән шушы яклардан. Димәк, бу җәһәттән аңа тукталу очраклы түгел, дияргә була. Шулай итеп, аның өчен бердәм тавыш бирелде.

Рифгать Фәнил улы яңа эш башлаган җитәкчене котлап һәм уңышлар теләп, аңа: “һәрчак кешеләр турында уйларга, хәстәрлек күрергә һәм аларга дөресен әйтергә. Мөнәсәбәтләрдә һәм карарлар кабул иткәндә компромиссны һәрчак табарга була”, дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Килешәсездер, бу сүзләр зур мәгънәгә ия.

Данис Мадис улы ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм авыл эшчәннәре алдында аны акларга ышандыр­ды: “Бүген минем өчен төп максат - ирешелгәннәрне кулдан ычкындырмау. Бергәләп без булдырырбыз, дип уйлыйм”.

Җыелышта катнашучы район хакимияте башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Риф Йосыпов, Рифгать Фәнил улы белән күптән таныш булуын, аны авыр елларда хуҗалыкны саклап кала алган, кешеләрне эш белән тәэмин иткән яхшы җитәкче буларак белүен әйтте. Ул шулай ук үзен залдагы дусларча мохит җәлеп итүен билгеләде. Ә һәм бу чыннан да шулай иде.

Риф Сәгъдәтулла улы, Әнгам Атнабаевның ши­гырен укып, әлеге хуҗалык эшчәннәренең күңеленә барып җиткәндер, дисәк, һич ялгышмабыз.

Чыгыш ясаучы хуҗалык белгечләре дә, әлбәттә инде, үз сүзләрен әйтте. Дөресен әйтик, җитәкчеләрен күз яшьләре белән озатуны күргән юк иде әле. Бу исә, ул чыннан да үз якташлары турында борчылган, дигән сүз. һәм, ихтимал, безгә шулай тоелгандыр, Рифгать Фәнил улы да бер арада күз яшен сөртеп алды...

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп еллар намуслы эшләгән өчен Рифгать Гыйльфановка муниципаль район хакимиятенең Почет грамотасы, шулай ук нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен “Россельхозбанк” җитәкчелегенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Шулай да, үткән ел йомгакларына әйләнеп кайтыйк. Ашлыкның тулай җыемы биредә 52150 центнер тәшкил итә, һәр гектардан уртача уңыш 20,5 центнер. Запасларны исәпләп, шартлыча бер баш малга 55 центнерга якын азык берәмлеге хәзерләнгән.

Агымдагы ел башына тулай сөт җитештерү 35 мең центнер тәшкил итә, бу исә элеккеге елгы күрсәткечтән шактый югары. Бер сыердан уртача 6600 килограмм сөт савып алганнар. Сөтнең 88 проценты югары сорт белән сатыла.

Биредә машина-трактор паркын яңартуга зур игътибар бирелә. Соңгы биш елда токымчылык заво­ды 17 миллион сумлыкка якын техника сатып алган.

Әлбәттә инде, йомгаклау җыелышында басуларда һәм фермаларда ару белми эшләүчеләрнең исемнәре әйтелде. Бу сыер савучылар Эльвира Сираҗетдинова, Руфина Дәүләтханова, Раузалия Казыйханова, бозау караучылар Эльза Гыйззәтуллина, Фәния Бакиева, мал караучылар Таһир Фәйзрахманов, Рудиль Мияссәров, игенчеләр Ринат Сәхипгәрәев, Сергей Шамратов, Винер Исхаков, Флүр Шәңгәрәев, водительләр Анатолий Шамшитов, Алексей Юдин.



Читайте нас: