Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
7 декабрь 2018, 02:00

СӨТ - ЕВРОСТАНДАРТ БУЕНЧА

«Ленин» токымчылык заводы-җәмгыяте җирлегендә районный малчылык тармагы эшчәнлеге йомгакларына һәм техниканы ремонтлауга багышланган гамәли семинар узды.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Фәнис Хәкимов агымдагы елның 11 аена йомгак ясап, ирешелгән уңышлар, шулай ук хәл итүне таләп иткән кайбер проблемалар турында сөйләде. Алар субсидияләр белән бәйле, шуңа күрә кичектергесез хәл итү зарур.

Районның баш ветврачы Илдар Казыйханов йогышлы һәм башка авырулар мәсьәләләренә тукталды. Авыл хуҗалыгы малларын идентификацияләү мөһимлеге турында сөйләде. Шәхси ярдәмче хужалыкларда эш төгәлләнгән диярлек. Идарәнең баш инжене­ры Рүзил Садыйков хуҗалыкларда - техника торышы, баш агроном Марат Ситдиков җир мәйданнары реестры турында җиткерде.

Аннары хуҗалык җитәкчесе Альберт Дәүләтбаев семинарда катнашучыларны техника ремонтлауны оештыру, терлекләрне асрау өчен биналар белән таныштырды. Товарлыклы-сөтчелек фермаларында ре­конструкция үткәрелгән. 70 процентка якын сөтне хужалык евростандарт буенча сата.

Семинарны район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин алып барды, ул әлеге хуҗалыкка җыелуның очраклы булмавын билгеләде. Күп күрсәткечләр буенча ул сизелерлек уңышларга ирешә.



Читайте нас: