«Еникеев» җәмгыятенә барган көнне күк йөзен болытлар каплаган һәм акрын гына көзге яңгыр сибәли иде. Шулай булуга карамастан, биредә машина-трактор паркында да, фермаларда да эш кайный. Механизаторлар мал азыгы хәзерләү кампаниясен һәм урып-җыю эшләрен уңышлы тәмамлап, техниканы кышкы саклауга куюга әзерли. Терлекчеләр исә савым сыерларын җәйге лагерьлардан алып кайткан һәм аларны тырышып тәрбияләп, югары продукция алуны дәвам итә. Хуҗалыкның баш агрономы Ирек Гыйльметдиновны очратып, без аннан агымдагы елда ирешелгән уңышлар турында кызыксындык.
Ул әйтүенчә, «Еникеев» җәмгыятендә барлыгы 1662 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән булган. Арыш - 351,борчак - 200, арпа - 286,солы - 190, сабан бодае - 625, соя - 70 гектарда үстерелгән. Алардан 47756 центнер тулаем уңыш җыеп алганнар. Гектар көче уртача 28,7 центнер тәшкил иткән. Игеннәрне тезмәләргә салуда механизаторлар Альфрет Насретдинов, Ридус Хафизов, Минехәт Байморатов, агалы-энеле Илгиз һәм Рөстәм Нуретдиновлар җиң сызганып эшләгән. Алдынгы комбайнчылар Ибраһим Закиров, Тәлгать Бакиров - «Дон- 1500», Ридус Хафизов һәм Минехәт Бәймо- ратов «Нива-эффект» комбайннарында игеннәрне урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Тәҗрибәле тракторчы Альмир Гайнетдинов «Беларусь» МТЗ-82 тракторында басудагы саламнарны эскертләргә өйгән. Көзге чәчү эшләре дә вакытында һәм сыйфатлы башкарылган: барлыгы 486 гектарда уҗым арышы, 75 гектарда сабан бодае чәчелгән. Әйткәндәй, биредә игеннәрнең яңа сортларын кертүгә һәм үрчетүгә дә зур игътибар бүленә. Быел, мәсәлән, 50 гектар мәйданда үстерелгән супер элиталы «архат» сортлы сабан бодаеннан югары уңыш алганнар: төшем бер гектарга 39 центнер тәшкил иткән.
Бүгенге көндә җирләрне туңга сөрү һәм эшкәртү бара. Монда механизаторлар Сәгыйть Фатыйхов, Фәрит Вәлиәхмәтов, Илфир Сәлихов, Артур Назыров, Сөләйман Хафизуллин иртәдән кичкә кадәр тырышып эшли.
Иванай сөт җитештерү фермасына килгәч, безне хуҗалыкның баш ветврачы Радик Фәрхетдинов һәм ферма мөдире Лилия Әкбарова ихлас каршы алды. Мөгезле эре терлекләр асралган чиста һәм якты абзарларны, чит илдә эшләнгән корылмалар урнаштырылган сыер саву залын горурланы күрсәтте алар. Сүз уңаеннан шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: хуҗалыктагы Тәкәрлек фермасында заманча сыер саву залы «500 ферма» республика программасы ярдәмендә булдырылган, ә Иванай фермасындагысын алар үз көчләре белән җиһазлаган. Болардан тыш, фермалардагы мал абзарларына ел саен ремонт эшләре үткәрелә. Баш ветврач сүзләре буенча, хуҗалыкта сөт һәм ит җитештерү елдан-ел арта бара, терлекчеләр үз эшләрен җиренә җиткереп башкара. Фермаларда барлыгы 1500 баштан күбрәк мөгезле эре терлек, 54 баш ат асрала. Шуларның 486 сы - сыерлар,
се - бияләр. Сигез айлык күрсәткечләр буенча, алардан 446 баш бозау һәм 12 баш колын алынган. Агымдагы елның шул ук чорында монда барлыгы 14830 центнер сөт җитештерелгән, ягъни бер сыердан 3400 килограмм сөт савып алынган. Былтыргы күрсәткеч белән чагыштырганда бу 1047 центнерга күбрәк. Дәүләткә 13677 центнер сөт сатылган, аның 4,1 процент уртача майлылыгы буенча исәпләгәндә, ул 16331 центнер тәшкил иткән. Иванай фермасы савучылары Зилә Шәрипова һәм Миләүшә Нуриманова бу елның сигез аенда 2528 әр центнер, ягъни бер сыердан 3583 килограмм сөт савып алган. Тәкәрлек сөт җитештерү фермасында күрсәткечләр тагын да югары: анда алдынгы савучылар Фәнзия Хәсәнова, Фәридә Васфетдинова, Фәнисә Сабировалар барлыгы 5144 центнер, ә һәр сыердан 3628 килограмм сөт савып алган. Сөтчелек тармагында югары уңышка ирешүдә терлекчеләр Альберт Галәветдинов, Радик Мосабиров, Василий Семенов, Рәзиф Суфиянов һәм Рамил Вәлиәхмәтовның да хезмәт өлеше зур.
Хуҗалыкта яшь маллардан 601 грамм тәүлеклек артым алып, барлыгы 1061 центнер ит җитештерелгән һәм дәүләткә 789 центнер ит сатылган. Монда Иванай фермасының алдынгы бозау караучылары Ләйсән Газизова, Фидәлия Ибраһимова, хезмәт ветераны Зилира һәм Фатыйх Нуримановларның, Тәкәрлек фермасыннан мал караучылар Зәнфирә Әлмиева, Дамир Әхмәдуллин, Рәмзия Гыйззәтуллина, Рәфит Нуртдинов, Альберт Галәветдиновның терлекчеләр Илнур Сабиров белән Вәкил Караметди- новларның тырышлыгы бәһалап бетергесез.
Җәен хуҗалыкта асралган малларга кышкы чорга җитәрлек күләмдә сусыл һәм тупас мал азыгы: 6355 тонна сенаж, 2910 тонна силос, 3314 центнер печән, 1003 тонна салам хәзерләнгән. Кыскасы, монда азык ихаталары һәм келәтләр - тулы, маллар тук.
Бүген «Еникеев» җәмгыяте ышанычлы адымнар белән алга бара. Хезмәт хакының чагыштырмача югары булуы, алдынгыларга шифаханәгә юлламалар бирелүе дә хуҗалык әгъзаларын яңадан-яңа үрләр яуларга дәртләндерә. Соңгы елларда һөнәрчелек- техник училищеларын тәмамлаган яшьләрнең монда эшкә урнашырга теләп килүе дә хуҗалыкның киләчәге өметле булуы турында сөйли.