Кировлылар, һәрвакыттагыча, гәзитчеләрне ихлас каршы алалар һәм үз эшләре, хезмәт йомгаклары турында сөйләргә әзерләр. Токымчылык заводының диспетчерлек хезмәтендә үткән атна уртасында ук, мал азыгы хәзерләү кампаниясенең ахырына якынлашуы турында әйткәннәр иде.
Биредә 120 мең центнер сенаж салынган, ул көнгә печән 4 мең центнер тупланган булган, тик аны икенче катка чабу дәвам итә әле. Силос салу тәмамланган, бу төр азык 35 мең центнер тәшкил итә. Монда комбайнчылар Радик Адыев һәм Фирдәвис Әхмәтҗановның тырышлыгын билгеләргә кирәк.
Яшел массаны ташуда водительләр Рөстәм Шәрипов, Флит Хәбибуллин һәм Илгиз Бәдретдинов мәшгуль. Әйткәндәй, соңгысы руль артына вакытлыча утырган - аның төп вазифасы ферма мөдире (күрүегезчә, урып-җыю чорында эшче куллар артык булмый). Сенажны таптап тыгызлауда Рәвис Ногманов һәм Айрат Зыякаев үрнәкле эшли.
Уҗым культуралары чәчүне механизаторлар Айрат Хәмзин һәм Хәлил Вәлиев башкарган.
Алар 100 гектарда арыш, 350 гектарда бодай, 150 гектарда тритикале чәчкән.
Тагын шунысы, быел “Киров” игенчеләре 100 гектардан артык мәйданда уҗым бодаеның яңа “скипетр” сортын үстергән.
Ул, селекционерлар ышандыруынча, кышка чыдамлыгы, җиргә егылмавы белән характерлана. Шулай ук агрономик яңалыклардан, биредә “рысак” сортлы солы һәм карабодайның инзерская” сорты барлыкка клгән.
Ихтимал, игелгән сортларга шундый зур игътибар урындагы игенчеләргә мул уңыш үстереп алырга мөмкинлек бирәдер. Үзегез уйлап карагыз, сабан бодаеның утрача төшеме - 32 центнер, арпаныкы - 31 дән күбрәк, уҗым бодаеныкы - 30. Ә бөртеклеләрнең һәр гектардан уртача уңышы 27,6 центнер тәшкил итә. Хуҗалык буенча бөртеклеләрнең тулаем күрсәткече 47 мең центнердан артык.
Комбайнчылар Рәвис Ногманов, Ришат Бакаев, Айрат Зыякаевның да тырыш хезмәтен билгеләргә кирәк. Алар ашлык суктыру буенча лидерлар өчлегендә. Айдар Нәбиуллин, Эрнест Федоров, Илгиз Бәдретдиновның күрсәткечләре аз гына кайтыш, тик алар да уртак эшкә үзләренең саллы өлешен керткән.
Ындыр табагында машинситлар Илмир Бәширов, Илнур Исмәгыйлов, Әсгать Хәмәтгәрәев һәм мөдир Флорида Бәширова намуслы эшли.
Шунысы да игътибарга лаек, кызу чорда хуҗалыкта авыл халкы ихтыяҗларын да онытмыйлар: печәнне ихаталарга китереп үк биргәннәр, моңа әлбәттә, барысы да рәхмәтле.