Хәниф Вәлиев исемендәге токымчылык заводы базасында районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашлыгындагы агроконференция үтте. Бу - менә-менә башланырга торган язгы кыр эшләре алдыннан үтә торган традицион чара. Басулар кардан ачылып бетүгә һәркайда эш башланачак. Семинарда аңа әзерлек турында сөйләштеләр.
Агроконференция эшенә район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин җитәкчелек итте. Ул бар көчләрне туплап, чәчү эшләре комплексын бердәм, оешкан төстә үткәрергә чакырды.
Туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналарын көйләүнең төп параметрлары таләпләре белән авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рузил Садыйков таныштырды.
Үзйөрешле машиналарны техник тикшерүне үткәрү кагыйдәләре турында Гостехнадзор инспекциясе начальнигы Рамил Хәйруллин таныштырды.
БР “Россельхозцентр” ФДУ филиалы бүлегенең әйдәүче агрономы Марина Якимова уҗым культуралары чәчүлекләренең торышы турында мәгълүмат җиткерде һәм аларны эшкәртү буенча киңәшләрен бирде. Аның әйтүенчә, уҗымнарның юкка чыгуы - норма чикләрендә - 6-8 процент, ә аларның ары таба үсеше һава шартларына бәйле булачак.
Бөртекле культураларның төрле сортларының өстенлекләре турында сорт сынау участогы директоры Рәүдәт Хөрмәтуллин сөйләде.
Күчмә семинарда катнашучыларга шулай ук Германиядә эшләнгән яңа “Amazone” чәчү агрегатын күрсәттеләр. Хуҗалыкның баш агрономы Рәзил Вилданов аны файдалануның техник өстенлекләре турында сөйләде, шулай ук язгы-кыр эшләре чорына эш планы белән таныштырды.