Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
14 февраль 2018, 02:00

ТОТРЫКЛЫ ЭШЛИЛӘР

“Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Роберт Сәетов сүзләренә караган­да, узган ел хуҗалык өчен яхшы тәмамланган.

Ә төгәлрәк әйтсәк, биредә ашлыкның тулай җыемы 60 мең центнер тәшкил иткән, һәр гектардан уртача уңыш 30 центнер. Мал­ларга җитәрлек күләмдә азык хәзерләнгән - тупас һәм сусыл азыклар шартлыча бер баш малга 54 центнер азык берәмлеге туры килә. Быелгы уңыш өчен тиешле күләмдә югары репродукцияле бөртекле культура­лар орлыгы салынган. Терлекчеләр дә эш темпын төшерми: сөт 20 мең центнердан күбрәк җитештерелгән, һәр сыердан ур­тача савым 7363 килограмм (продуктның 98 проценты югары сорт белән сатыла). Бу күрсәткеч элекке елгыдан күпкә югары. Моңа исә эшчеләрнең хезмәт шартларын һәм малларны асрау, ашату шартларын яхшырту бул ышлыкиткән.Буҗәһәттәнавылхуҗалыгы предприятиесе даими эшли.

Үткән елда, мәсәлән, терлекчелек бина­ларын реконструкцияләү буенча зур күләмдә эш башкарылган: Түбән Аташ фермасында сыерларын бозаулату бүлеге төзелгән, ә Таштауда - реконструкцияләнгән, биредә үк ике яңа силос ямы барлыкка килгән. Шулай ук Түбән Аташ амбар хуҗалыгында ашлык киптергеч капиталь ремонтланган.

Хуҗалыкта авыл хуҗалыгы техникасын планлы рәвештә яңарту бара: үткән елда шушы максатка чыгымнар 1 миллион сумнан артып киткән. Югары җитештерүчөнле СЗ-5,4 чәчкече, ике культиватор, чәчкечләргә төягеч сатып алганнар.

Авылхуҗалыгытехникасын кышкы саклауга кую, тагылма инвентарьне ремонтлау кебек үк, вакытында тәмамланган. Әлеге вакытта тракторлар һәм комбайннарны ремонтлау дәвам итә.

“Игенче” җәмгыяте ел саен орлык фондын яңартучы хуҗалыклар исәбенә керә. Соңгы елларда арыш, бодай, солы, борчак, кара-бодай орлыкларын яңартканнар - нигездә алар хәзер суперэлита сортлары.

Хуҗалык җитәкчесе малларны кышлату барышына да кыскача тукталды. Әле һәр сыердан 13,5 килограмм сөт савып алалар. Азык запасы җитәрлек күләмдә.

Хуҗалык эшчәннәре җыелышында элекке җитәкче Фәгыйть Галиевка социаль партнерлыкны үстерү буенча актив хезмәттәшлек өчен һәм БР Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать эшчәннәре көне уңаеннан Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Почет грамотасы тапшырылды.

Читайте нас: