Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
16 октябрь 2017, 02:00

ЧЫНБАРЛЫКЛАР ЧАГЫЛЫШЫ

Урындагы мәктәпкә дә, балалар бакчасына да киләчәктә ябылу янамый.

Өчбүләавыл башындагы күпер өстендә -тирө-якның бөтен матурлыгын үзендә чагылдыручы, кеше куллары белән булдырылган сулыкның гаҗәеп күренеше ачылган урында - без балалар бакчасында тәрбияләнүче бер төркем сабый­ларны очраттык. Берсеннән-берсе матур бал алар, тәрбиячеләре белән бергәләп табигатьне күзәтергә чыккан.
Урындагы мәктәпкә дә, балалар бакчасына да киләчәктә ябылу янамый.
Бу факт — авыл хуҗалыгы предприятиесенең, иң элек, аның җитәкчесенең тирәнтен уйланылган социаль сәясәте чагылышы.
Бердә икәү. “Киров”тагы тантаналарны нәкъ шулай әйтергә мөмкин. Чыннан да, Республика көне һәм авыл хуҗалыгы эшчәннәре бәйрәмен бер чарага берләштергәннәр, һәм бу отышлы булып чыккан.
- Республика суверенитет ал- ганнансоң,хуҗалыкикътисадының икенче сулышы ачылды, - диде хәлгә аңлатма биреп,предприятие җитәкчесе Рәис Шакиров. - Аеру­ча аның баштагы елларында. Ул чакта без 12 километр озынлык­та эчке хуҗалык юлларына, авыл урамнарына асфальт җәя алдык. Савым сыерларының баш санын арттырдык. Әйткәндәй, болар ба­рысы да ул вакытта гамәлдә булган авылны яклау фонды линиясе бу­енча эшләнде. Без нигездә бөтен фермаларга, башка производство объектларына ремонт үткәрдек. Ул чакта безнең складлар төзелеш материаллары белән тулы иде.
Николай Соглаев, Рәвис Ногманов, Ришат Бакаев, Рәвис Шәйхетдинов, Марсель Шәрипов, Курманали Шавгареев - барысы бердәй сынсыйфатлы, якты карашлы, залдагыларның үзләренә төбәлгән игътибарлы карашын­нан бераз гына каушаганнар да. Алар комбайнчылар, водительләр, гомумән, урып-җыюда төп рольне уйнаучылар. Мисалга, Николай үз комбайны бункерыннан 12 мең цент­нер ашлык озаткан! Авыл хуҗалыгы югары уку йортының механика факультетын яңа гынатәмамлаган, үткән елда биредә стажировка үткән, аны үз иткәннәр. Инженер урыны биргәннәр, ә ул штурвал артына утырырга теләгән, кәнәфи көтәр, дигән.
Гомумән, яшь кешеләр производствоның бөтен өлкәләрендә дә кцпчелекне тәшкил итә.Аларда— авылның киләчәге чагылышы.
Хәлил Вәлиев, Артем Изибаев, Айрат Хәмзин, Равил Тимер ханов, Рифат Мөхәмәтвәлиев, Денис Козлов - механизаторларның данлы отряды вәкилләре. Хуҗалыкта елда кызуда янсалар, быел яңгырга «кинәнгәннәр»... Бу көннәрдә сабан төрәннәре авыр туфракка чума - туңга сөрү бара. Тагын бер атна эшләсәләр - сөренте җирләр язга калмаячак! Көн бурычы шундый. Ә эшне исә ни җитте генә башкарыр­га ярамый, ул яхшы, өчбүләләрчә булырга тиеш.
Алдынгыларга кцз буяу хас тцгел. Алар вәгъдәләр бирергә ашыгып бармый, ә дәшмичә, тыныч йөрцләрендә — цзләренә ышануның чагылышы.
Ел башыннан бирле хуҗалыкта үткән ел ның шул укчоры белән чагыштырганда өч йөз тоннага күбрәк сөт сатылган, һәр сыердан 6,7 меңкилограммсөтсавыпалынган! Искиткеч нәтиҗә. Светлана Шәрипова, Ирина Бакаева, Рида Хәйруллина һәм бердәнбер савучы ир-егет - Ринат Кәримов - менә ул алдынгы сафта килүчеләрнең исемнәре. Тантананы алып баручылар, күренүенчә, сценарийның авторла­ры да, Иринаһәм Ләлә Әхмәтовалар уңганнарның исемнәрен үзгә бер горурлык белән исемләп чыга.
Бу аңлашыла, да: тармак ка­занышларында предприятиенең финанс яктан иминлеге чагыла. Монда бәхәскә урын юк. Һәм мөмкин дә тугел.
Илфир Гыйззәтуллин, Риф Хәсәнов, Сергей Поситов, Илмир Саяпов, Флорид Шәрипов, Рифат Бакаев адресына да бик күп җылы һәм ихлас сүзләр әйтелде.
Игътибарлы укучыбыз искә ал­гандыр мөгаен: һәр исемлектә дә диярлек Бакаевлар фамилия­се очрый. Фамилиядәшләрме? Юк, гаилә! Гаилә башлыгы Ришат быел үзенең комбайнында 9,6 мең центнер ашлык суктырып алган, тормыш иптәше Ирина инде күп еллар алдынгы сыер савучы буларак билгеле. Ә эшсөючөн Рифат-уңган әти-әнисенең мәктәптә укучы улы. Каникул көннәрендә зурлар белән беррәттән терлекчелектә эшләгән. Хезмәткә күнегеп үсү тормышта файдага гына булыр дип исәплиләр гаиләдә.
Бакаевлар гаиләсе—хезмәтне, олылауның туры- дан-туры чагылышы.
Читайте нас: