Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
12 октябрь 2021, 15:45

Яңа мәчет изге эшләр өчен ачык

2  октябрьдә Әкәнәй авылында яңа «Нур» мәчете тантаналы рәвештә ачылды.

Яңа мәчет изге эшләр өчен ачык
Яңа мәчет изге эшләр өчен ачык

Авыл халкы мәчетне үз акчасына күтәргән, шул ук вакытта аның төзелешендә дә актив катнашкан. Мәчет төзүнең инициаторы - Галләмовлар гаиләсе. Винарис Хәдимулла улының оештыруы һәм аның апасы Тәрҗимә Галләмованың финанс ярдәме белән, 2012 елның 7 октябрендә яңа мәчеткә нигез салына башлый, бу изге эштә бик күп мәрхәмәтле кешеләр катнаша.

Һәм менә 9 елдан соң, төзелеш эшләре тәмамлану хөрмәтенә, Әкәнәйдә мәчет ачу тантанасы булды. Анда югары мөфти, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте   рәисе Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин да килгән иде.

Тантаналы чарада авыл халкының шат­лыгын уртаклашырга шулай ук мәртәбәле кунаклар: район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, имам-ахун Рамил Исәнбердин, Русия Федерациясе страховкалау фонды­ның Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлеге идарәчесе Марат Латыйпов, Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров, Дүртөйле районы ветераннар со­веты рәисе Рамил Ваһапов, үзебезнең һәм күрше районнардан мулла-хәзрәтләр килгән иде.

«Сез ярты гасырдан артык мәчетсез яшәдегез, дигән сүзләр яңгырады. Пәйгамбәребез әйткәнчә, зират һәм мун­чадан тыш, бөтен җир - мәчет ул. Шуңа күрә безнең һәммәбезгә дә дингә ышанып яшәргә кирәк, чөнки Аллаһ һәркайда да», - диде Тәлгать Таҗетдин.

Мәчет төзүдә актив катнашучыларның барысы да Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Авыл халкы өчен башкорт һәм татар телләрендә җырлар башкарып, кон­церт һәм бәйрәм табыны оештырылган иде. Мәчет ачу тантанасында шулай ук «Нур» мәчетенең булачак имам-хатибы Винарис Галләмовның исемен Мөслимгә алыштыру процедурасы узды.

Чарада катнашучыларның барысын да янә бер күркәм Аллаһ йорты барлыкка килү шатлыгы берләштерде. Изге Коръән аятьләре укылганнан соң символик тасма киселде - мәчет дингә ышанучы һәркем өчен үз ишекләрен ачты. Аның диварларында беренче догалар яңгырады.  

«Изге, яхшы хисләр күңелне тулыландыра: матур, уңайлы мөселман мәчете авыл халкын, өлкән буын вәкилләрен һәм яшьләрне, шун­дый мөһим чара хөрмәтенә кайткан якташ­ларны, кунакларны үзенә җыйды. Бу мәчет авылның күркәм бер бизәгенә, очрашулар һәм рухи тәрбия урынына әверелде», - дип язды социаль челтәрләрдә Риф Сәгъдәтулла улы.

Урамда бәйрәм дәвам итте: яңгырлы көнне өшемәс өчен тәмле пылау һәм кайнар чәй әзерләнгән иде.

Мәчет бусагасын атлап кергән һәркем аңа күп еллар дәвамында дин тотучыларга хезмәт итүен теләде. Аның ишекләре изге эшләр өчен һәрвакыт ачык булсын. Республикада эпидемиологик хәл булу сәбәпле, мәчеткә 7-8 кешедән дә артмаган төркем белән битлектә генә керергә мөмкин.  

Автор:Карина Гайсина  
Читайте нас: