Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
21 Май 2021, 16:50

«Мирас» мәчетенә - 25 ел!

Шәһәрнең «Мирас» мәчете мөселманнары аңа нигез салынуның егерме биш еллыгын тантаналы билгеләде.

Шәһәрнең «Мирас» мәчете мөселманнары аңа нигез салынуның егерме биш еллыгын тантаналы билгеләде.

Шушы датага багышланган бәйрәм гыйбадәтенә Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, шулай ук якын-тирә районнарның имамнары килде.

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин дини эшчәнлектәге хезмәтләре өчен Альфрит Мирзаяновны һәм Галимҗан Исламгәрәевны «Аль-Итисам» - «Бердәмлек» «Сагид бин Зайд радыяЛЛаһу анһу» дәрәҗәле медаль белән бүләкләде. Ә Түбән Манчар авылы имам-хатибы Филаис Имаметдиновка, Салпар авылы имам-хатибы Рәфит Исламовка, «Мирас» мәчете мәзине Мөхәммәт Мөхәммәтчинга Баш мөфти шейх-уль-Исламның Рәхмәт хатын тапшырды.

Бәйрәм гыйбадәтендә мөселманнарның Дүртөйле, Чакмагыш һәм Кушнаренко районнары имам-ахуны Рамил хаҗи Исәнбердин, безнең район башлыгы Риф Йосыпов, Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалиев, Борай районы башлыгы Рифат Зарипов Башкортстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте рәисе-мөфтие урынбасары Әюп Бибарсов, «Ихлас» МРО мәҗлесе рәисе Мөхәммәт Галләмов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасы вәкиле Альфред Дәүләтшин катнашты һәм чыгыш ясады.

Безнең районның элекке башлыгы Равил Дәүләтов җыелучыларга «Мирас» мәчетенең ничек төзелүе турында кыскача сөйләде. Бәйрәм чарасында, шулай ук элек безнең районны җитәкләгән Ринат Хәйруллин катнашты. Мәчеткә җыелучылар бу көнне Дүртөйле, Чакмагыш һәм Кушнаренко районнары мөселманнары имам-ахуны Рамил хаҗи Исәнбердинны мөселман диненә хезмәт итүенә утыз ел тулу белән котлады. Ә район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов аңа «Дүртөйле районы алдындагы хезмәтләре өчен» медален тапшырды.

Читайте нас: