Юлдаш
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
23 Май 2020, 23:25

Ураза бәйрәмен мәчетләргә бармыйча үткәрәбез

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә 24 майда изге Рамазан ае тәмамлана һәм мөселманнар зур бәйрәм - Ураза бәйрәмен каршы ала.

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә 24 майда изге Рамазан ае тәмамлана һәм мөселманнар зур бәйрәм - Ураза бәйрәмен каршы ала. Традиция буенча, бу көнне бәйрәм намазына күп сандагы дин кардәшләребез җыела иде. Кызганычка каршы, быел мәчетләргә бара алмыйбыз - коронавирус инфекциясе таралу куркынычы әлегә саклана, шуңа да күп кеше катнашлыгындагы чаралар тыела.
Хөрмәтле дүртөйлеләр, сезне өйләрегездә калырга һәм намазга онлайн режимда кушылырга чакырабыз. Бәйрәм намазын БСТ телеканалы трансляцияләячәк. Башлана 24 майда 9.00 сәгатьтә, ә дәвамын Беренче каналда карагыз.
https://durtuli.bashkortostan.ru/presscenter/news/280487/
Читайте нас: