Юлдаш
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
17 апрель 2020, 16:25

Өйдә калыгыз

Русиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин «Говорит Москва» радиостанциясе эфи­рында Таҗикстан үрнәгендә мәчетләрне, коронавирус инфекциясе таралу куркынчы сәбәпле, карантинга ябарга тәкъдим итте. Ул анда үткәрелгән профилактика чарала­рына югары бәя бирде. Аның фикеренчә, Русиянең зур шәһәрләрендә дә шундый чаралар кертергә мөмкин.

БР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти Айнур Биргалин барлык дин тотучы­ларны да үз өйләрендә калып, дога кылырга чакырды. «Кем дә булса авыруны йоктырса яки вирус таралган урында булса, ул кеше бу урыннан китәргә тиеш түгел, - дип билгеләде ул. - Әгәр дә ул бу урыннан китсә, яу кырын калдырган яугиргә тиң була, бу исә зур гөнаһ дип исәпләнә. Шулай ук мәчеттә булу яисә, бернигә карамыйча, күмәк гыйбәдәт кылу да тәкъвалык түгел. Бу, киресенчә, кешеләрне куркыныч астына куя торган гөнаһ гамәл».
Митрополит Никон да шундый фикердә, ул Башкортстанның православие динен тотучы христианнарына коронавирус инфекциясе вакытында чиркәүләргә килмәскә дигән үте­неч белән мөрәҗәгать итте. Республиканың барлык мәхәлләрендә һәм приходларында гыйбадәт кылулар ябык ишекләр артында үтәчәк. Республика митрополитиясе баш­лыгы прихожаннарга дога кылуларны үз өйләрендә башкарырга тәкъдим итте. Алда безне кешеләр чиркәүләргә җыела, Ата-ана көнендә зиратка бара торган Пасха, Радоница бәйрәмнәре көтә. Тик тормыш кайчак үз кагыйдәләрен кертә. Кешеләр үзара тыгыз аралашканда, табиблар тырышлыгына ка­рамастан, инфекция таралуны туктату авыр булачак. Бәйрәм гыйбадәт кылуларын «Союз» һәм «Спас» телевизион каналларында, шу­лай ук Уфа епархиясенең рәсми сайтында (eparNa-ufa) карарга мөмкин булачак.
#домаяхшырак
Фото ачык интернет челтәреннән алынган.
Читайте нас: