Юлдаш
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
7 июнь 2019, 02:00

Бу айны Коръән иңдерелә

АВЫЗ АЧУ
Ураза вакытында көндез ризык­тан тыелып тору авыз ачу, гарәпчә - ифтар, ягъни кичке ашау белән тәмамлана. Рамазан ае дәвамында районда хәйрия кичке ашлары - җәмәгать авыз ачулар даими оештырылды. Алар «Ромашка» (А.Фойкин), «Агыйдел» (Ә.Сәфиев), «Таң» (Р.Сәхибзадин) кафеларында, районның барлык мәчетләрендә узды һәм Ринат Сәхибзадин, АКШтан Вил Мирзаянов (Иске Кәңгеш авылында Нәҗметдин ишан исемен йөрткән, Вил Солтан улының акча­ларына төзелгән мәчеттә берничә ифтар үткәрелде), Равил Дәүләтов, Әлфинә һәм Малик Бәдретдинов- лар тарафыннан финанслан- ды. Берничә ифтар мәчеткә йөрүчеләрнең уразаның калган көннәре өчен түләнгән фидая сәдакасы,хәер акчалары исәбенә үткәрелде.
ВЛАДИВОСТОКТАН ХӘБӘР
Май ахырында Владивостоктан Ерак Көнчыгыш мөфтие Рәдифулла хәзрәт Бату Бәдретдин шалты­ратты һәм үзенең туганнары Әлфинә Бәдретдинова, шулай ук аның тормыш иптәше тарафын­нан оештырылган ифтарга кай­тачагын җиткерде. Ул шатлыклы хәбәр алып кайтты - бюрокра­тик киртәләрне җиңеп чыгып, ниһаять, Русия мөселманнарының Ерак Көнчыгыштагы «Иман» диния нәзарәтен теркәүгә ирешкән. Вла­дивосток Думасы депутаты Таһир Ибашев сүзләренчә, Приморьеда гына да ислам динен тоткан 10 меңнән артык татар һәм башкорт яши, Ерак Көнчыгышның башка өлкәләре турында сөйләп торасы да юк. Приморье краеның Катер­ная, 5 адресы буенча, 2012 елда урнаштырылган изге таш урынында, собор мәчете төзеләчәк.
ЙОМГАКЛАУ ИФТАРЫ
Бәдретдиновлар оештырган авыз ачу йомгаклау ифтары булды. Анда имам-ахун Рамил хаҗи Исәнбердин, Илеш районы имам-хатибы Рөстәм хәзрәт һәм башка дин әһелләре чакырылды. Рәдифулла хәзрәт белән бергә Уфадан аның энесе, җырлар иҗат итүче шагыйрь Рамил Чурагулов килде. Догалар һәм вәгазьләр генә түгел, авторның үзе башкаруында гаилә һәм дини кыйммәтләр турында җырлар да яңгырады.
ГЫЙД ӘЛ-ФИТР
4 июньдә районның мөселман гыйбадәтханәләрендә Ураза бәйрәме - Гыйд Әл-Фитр булды. Дүртөйледәге собор мәчетендә 500 дән артык кеше җыелды. Җир йөзенә Коръән иңдерелгән изге ай тәмамлану хөрмәтенә зур тантана белән район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов котлады.
Читайте нас: