Юлдаш
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
РЕЙДЛАР
30 июль 2018, 02:00

КОРЫ ҖИРДӘ ДӘ, СУДА ДА

1 июльдән башлап Башкортстан Республикасында су объектларында кечкенә судноларда йөзү өчен навигация чоры рәсми рәвештә ачылды. Ул 2018 елның 31 августына кадәр дәвам итә.

Теләгән һәркем, әгәр аңа хокукы булса, катерларда, гидро циклларда, яхталарда йөри ала. Әмма кайбер производство категорияләре буенча 10 меңнән артык күләмдә бурычын түләмәгән очракта, суд приставлары транспорт чараларына идарә итүнең махсус хокукын чикли ала. Шул вакытта, закон су буйлап хәрәкәт итүче техникага карата да чикләү чыгаруны күз уңында тота.

Суд приставлары-башкаручылар, бурычлыларның үз карамагындагы күчмә мәгълүмат базасына ия буларак, суднолар хуҗаларын аларга карата кузгатылган башкару производстволарының булу-булмавын тикшерә, Кечкенә судно­лар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары, үз чиратында, су транспорты хуҗаларының йөзү кагыйдәләрен үтәвенә, шулай ук аларның кечкенә суднолар белән идарә итүгә хокуклары (таныклыклары) булуга һәм барлык су транспорт чараларының да тиешле рәвештә теркәлүенә ревизия үткәрә.

ГИМС (Кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе) инспекторлары белән берлектәге эш барлык навигация сезо­ны дәвамында үткәреләчәк һәм, әгәр идарә итү хокукыннан чикләнгән кешеләр ачыкланса, алар махсус хокуктан бөтенләй бер елга мәхрүм ителергә мөмкин яисә 50 сәгать буена сулыкларның ярларын түләүсез төзекләндерәчәк.

Шулай ук республикада «Уңайлыклар өчен түләргә кирәк!» дип исемләнгән кисәтү чарасы уза, ул 27 июльгәчә дәвам итәчәк. Суд приставлары, торак-коммуналь хуҗалык һәм җылылык- энергетика комплексы оешмалары вәкилләре белән берлектә коммуналь түләүләр буенча бурычлары булган кешеләрне ачыклый.


Ведомствоның http://r02.fssprus.ru/ сайтында бурычны түләргә, шулай ук анык башкару производстволарына һәм бурычны түләтү тәртибенә кагылышлы булган барлык кирәкле мәгълүматны белергә мөмкин.
Читайте нас: