Юлдаш
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Реформалар
30 июль 2020, 17:30

Беренче яктылык фонтаны эшли башлады

Мәдәният йорты кар­шындагы төсле су чәчрәвекләре яңартылган мәйданчыкка чын-чынлап җәйге бизәк өстәделәр - биредә төрле төсләр балкытып, фонтан сиптерә башлады. Су композицияләребиеклеге өч метрга кадәр җиткән динамик су баганала­рыннан барлыкка килә. Тәүлекнең караңгы вакы­тында, су асты яктырткыч­лары ярдәмендә гаҗәеп күренеш тудыручы сала­ват күпере төсләре чагы­лышын күрергә мөмкин.

Мәдәният йорты кар­шындагы төсле су чәчрәвекләре яңартылган мәйданчыкка чын-чынлап җәйге бизәк өстәделәр - биредә төрле төсләр балкытып, фонтан сиптерә башлады. Су композицияләребиеклеге өч метрга кадәр җиткән динамик су баганала­рыннан барлыкка килә. Тәүлекнең караңгы вакы­тында, су асты яктырткыч­лары ярдәмендә гаҗәеп күренеш тудыручы сала­ват күпере төсләре чагы­лышын күрергә мөмкин.

Куәте 700 Ватт булган өч на­сос сәгатенә 38 литр су суырта. 26 кубометр су сыйдырышлы ун метрлы «бассейн» граниттан эшләнгән. Искесен реставрацияләп кенә калмаганнар, объект заманча төс алган, шул ук вакытта тарихи уникальлелеген дә саклаган. Төзекләндерү проекты буенча, ул элек «өч кыз» (әлегә алар мәдәният йорты фойе­сын бизи) торган фонтан урынында диярлек эшләнде, - дип сөйли Мәдәни - ял үзәге ди­ректоры Азамат Гыйльманов. - Без проектның төп идеясенә шәхси үзенчәлегебезне кертергә һәм дүртөйлеләрнең үткәннәр турындагы хатирәләрен сакларга карар иттек, шуңа да, бераз соңрак, пьедестал эшләп, скульп­тураларны үзләренең элеккеге урынына кай­тарачакбыз, аларны фонтан белән янәшә урнаштырачакбыз. Шәһәр халкы моны бәяләр, дип уйлым. Мәдәният йорты каршындагы мәйданчык заманча ял итү зонасына әверелде. Анда мас­штаблы реконструкция эшләнгән. Әйткәндәй, әгәр коронавирус булмаса, бу көннәрдә биредә төрле илләрдән килгән катнашучылар белән Бөтендөнья Фольклориадасы узар иде. Чит ил кунакларын киләсе елда кабул итә алырбыз, дип өметләнәбез.

Бигрәк тә балалар шат: уен шәһәрчекләре, резина өслек җәелгән спорт зонасы, җәяүлеләр өчен юл барлыкка килде. Биредә туй фото- сессиясе оештырырга күнеккән яшьләр дә канәгать. Чәчәк клумбалары, яшел үсентеләр, күпсанлы торшерлар һәм эскәмияләр ямь өстенә ямь булып тора. Машиналар өчен уңайлы һәм иркен тукталыш, ярминкәләр үткәрү өчен махсус урын булдырылган (бе­ренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе биредә июль башында үтте).

Яңа фонтан, тормышка гүя яңа сулыш бирде һәм шул ачык чагыла: әлеге мәйданчык безнең шәһәр картасында янә бер символ, янә бер күркәм урынга әверелде һәм дүртөйлеләрне үзенә җәлеп итте. Район хакимиятенең мәгълүмат-аналитик эш бүлеге тарафыннан әзерләнде.

Читайте нас: