Юлдаш
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Реформалар
4 февраль 2020, 17:35

Старттагы локомотив кебек

Район хакимиятенең зур залында бөтен төр милек формасындагы предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, бизнесменнар катнашлыгында киңәшмә үтте.

Район хакимиятенең зур залында бөтен төр милек формасындагы предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, бизнесменнар катнашлыгында киңәшмә үтте. Анда узган чорда каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа си¬стемасына күчүгә йомгак ясалды.

Ел дәвамында мондый очрашулар берничә тапкыр булды. Күп кенә мәсьәләләр очрашулар барышында хәл ителде. “Дүртөйлемелиоводстрой” җәмгыяте директоры Евгений Юдинцев билгеләвенчә, физикшәхесләр белән проблемалар ниндидер дәрәҗәдә хәл ителгән. Район хакимияте белән берлектә контейнер мәйданчыклары җиһазланган. Кызганычка каршы, юридик берәмлекләрбелән проблемалартулысынча хәл ителмәгән.

БР Табигатьтән файдалану һәм эко¬логия министрлыгы Нефтекама территориаль комитетының баш белгеч эксперты Радим Вәлиев гамәлдәге закон буенча кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары турында хәбәр итте, шулай ук “чүп реформасы”ның калдыкларның бөтен төрен де төбәк операторы кабул итмәүгә кагылышлы кайбер моментларына тукталды. Мәсәлән, терекөмешле лампалар. аккумуляторлар һәм автомобиль майлары һ.б. утильләштерү өчен махсус оешмаларга тапшырылырга тиеш. Бу искепокрышкаларга да кагыла. Әгәр алар үз мәйданнарында 11 айдан да күбрәк сакланса, бу калдыкларны урнаштыру объекты булып исәпләнә һәм калдыкларны урнаштыру буенча эшчәнлек башкаруга лицензия алынырга тиеш.

Эшкуарларның район советы рәисе Рус¬лан Рәхмәтуллин документларны тутыргандагы тоткарлыклар һәм озакка сузылулар. шул сәбәпле хезмәтләрнең бер өлешенә факт буенча түгел, бәлки норматив буенча түләнергә тиешлеге турында сөйләде.

Кайбер авыл биләмәләрендә каты мәгълүматка Евгений Николаевич, техник мөмкинлекләр бар, дип җавап бирде. 45 берәмлек яңа машина сатып алынган, хәзер алар 86 берәмлек. һәм әлеге авылларда теләсә кайсы көннән башлап каты көнкүреш калдыкларын контейнерлардан үзәкләштерелгән җыюга күчә алалар.Тагын берничә база булдырыла- Яңавылда, Нефтекамада, Балтачта һ.б. торак пунктларда. Ул гына да түгел, күпфатирлы йорт алларында калдыкларны аерым җыю буенча эш башлау, яздан һәр район үзәгендә, шул исәптән Дүртөйледә дә, клиентларны хезмәтләндерү үзәкләре ачу планлаштырыла, бу исә офислардагы чиратларны киметеп, килешүләр төзү һәм башка документлар тутыру буена эшне тизләтергә һәм гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Чыгыш ясаучы шулай ук төбәк операторының кадыкларның исәбен алу ни рәвешле алып барылуы язылган норматив документлар нигезендә эшләвен билгеләде. Эшчәнлекнең һәр төре өчен үз нормативлары. Әгәр кемдер чүп-чарны аера һәм факт буенча түләргә тели икән, ул чагында аның кулында икенче чималны махсус оешмаларга сатуын раслаучы документлар булырга тиеш. Калдыклар паспортында сортларга аерылмый торган каты көнкүреш калдыкларының процент нисбәтен күрсәтү зарур.

Локомотив бөтен составны тиз генә тартып алып китә алмый. Кайчак машинистка артка бирергә һәм шуннан соң гына алга хәрәкәт итүне башларга туры килә. Кайсы гына реформада да, шул исәптән “чүп” реформасында да шулай. Локомотив двигателе әйләнешне акрынлап, ягъни тезелгән һәр вагонның иярүенә карап җыйган кебек, безнең очрак та шулай, реформа тиешле хәрәкәт режимына чыгар дип ышанабыз.

Чарада район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, БР эшкуарлыкны яклау буенча уполномоченный Флүр Әсәдуллин һ.б. катнашты һәм чыгыш ясады. Киңәшмәне хакимият башлыгының төзелеш, транспорт, сәнәгать, торак-коммунаь хуҗалык һәм муниципаль контроль буенча урынбасары Эдуард Каһарманов алып барды.

Читайте нас: