Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Реформалар
21 гыйнвар 2019, 02:00

РУСИЯ ӨЧЕН ЭКООПЕРАТОР

Президент Владимир Путин «Ру­сия экология операторы» компаниясен булдыру турындагы указга кул куйды, ул илнең ачык-хокуклы компаниясе формасындагы (ППК) бердәнбер чуп-чар операторына әвереләчәк. Документ рәсми хокукый мәгълумат порталында басылды.

Компанияне оештыручы функцияләрен һәм вәкаләтләрен Табигать министрлыгы башкарачак. Компания каты коммуналь калдыклар белән эшләү системасын формалаштырачак, чуп-чарның кеше сәламәтлегенә һәм әйләнәтирә мохиткә зарарлы тәэсирен булдырмаячак һәм шулай ук чуп-чар эшкәртүне контрольдә тотачак.

Оператор калдыкларны үтилләштерү буенча норматив актлар проектларын эшләүдә катнашачак, чуп-чар полигоннарына экспер­тиза үткәрәчәк, халыкара оешмалар белән килешүләр төзиячәк. Шулай ук компания калдыкларны эшкәртү буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен инвесторлар җәлеп итәчәк, шундый проектларны дәүләт яклавы программасын эшләячәк һәм аларны финанслауны контрольдә тотачак.

Оператор эше инде 2019 елдан ук бюджеттан финансланачак, 2020 елның 1 гыйнварына властьлар бердәм һәм төбәкләр каты кал­дыкларны исәпләү системасын булдырырга тиеш.



Читайте нас: