Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Реформалар
21 гыйнвар 2019, 02:00

БАРЫСЫ ДА КИЛЕШҮ ТӨЗЕРГӘ ТИЕШ

Күпфатирлы йортларда, шәхси секторда яшәүче Башкортстан халкы, шулай ук юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар 2019 елның гыйнварында калдыклар белән эшләү буенча хезмәтләр күрсәтүгә төбәк операторы белән килешү төзергә тиеш. Бу хакта безгә БР Табигатьтән файдалану һәм эко­логия министрлыгында хәбәр иттеләр.
Мондый килешүләр төзү мөһимлеге Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган каты коммуналь калдыклар кагыйдәләре белән каралган. Әлеге вакытта килешүләр төзү формасы һәм тәртибе республика биләмәсен хезмәтләндерүче төбәк операторларының рәсми сайтларына урнаштырылган. Бездә - «Дүртөйлемелиоводстрой» җәмгыяте (тел. 8(800)511-84-20, https://dmsrb.ru/), хезмәтләндерү зонасы - Агыйдел, Нефтекама шәһәрләре, Межгорье шәһәре, Аскын, Балтач, Бөре, Борай, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Караидел, Краснокама, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл районнары.
Чуп-чар җыю һәм чыгаруның яңа системасына күчүгә бәйле барлык сораулар белән 8(347)218-03-90 телефоны буенча төбәк операторлары һәм БР Экология министрлыгының «кайнар элемтәләренә» шалтыратырга мөмкин.
Билгеле булуынча, 2019 елның 1 гыйнварыннан безнең республика, бөтен ил кебек, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте. Хәзер чүп-чарны җыю, ташу, эшкәртү, үтилләштерү, зарарсызландыру һәм күмү белән тебәк операторлары шөгыльләнәчәк, ә халык - әлеге хезмәтләргә билгеләнгән тарифларга ярашлы түләячәк.
Бу эш иң элек калдыклар белән эшләүнең заманча, экологик хәвефсез системасын формалаштыруга, купсанлы санкцияләнмәгән чуплекләрне бетеругә һәм яңаларын барлыкка китерүне кисәтүгә, шулай ук чуп-чарны сортларга аеру һәм эшкәртү буенча үсешкән инфраструктура булдыруга юнәлтелгән.


Читайте нас: