Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
25 июнь 2020, 14:25

Мошенникларның чираттагы корбаннары

8-14 июньдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында барлыгы 148 гариза һәм хәбәр теркәлгән.

8-14 июньдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында барлыгы 148 гариза һәм хәбәр теркәлгән.

- Мошенниклар «кармагына» эләккән гражданнар саны арта. Алар районда яшәүченең счетыннан алдау юлы белән барлыгы 115000 сум акчасын алган. Тагын бер хатын-кыз 80000 сум акчасыннан «колак каккан». Ике факт буенча да җинаять эшләре кузгатылган.

- Район үзәгендә яшәүченең паспортын урлау факты буенча җинаять эше тикшерелә. Кырын гамәл кылучының шәхесе хокук тәр­тибе сакчыларына билгеле.

- Быргата авылында күршеләр арасында күңелсез хәл килеп чыккан. Аларның берсе, килеп чыккан низаг барышында икенчесенең битенә таяк белән суккан.

- Шәһәрнең Горшков урамында урнашкан «Пятерочка» кибетеннән билгесез кеше 3665 сумлык алкогольле продукция урлаган. Факт буенча тикшерү бара.

- «Җиңел акча» яратучы ике кеше Иске Солтанбәк авылындагы товарлыклы- сөтчелек фермасы территориясеннән тимер изделиеләр урлаган.

- Әлеге атнада район юлларында 13 юл-транспорт фаҗигасе булган, аларның икесендә кешеләр төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.

- Бу җиде көндә полиция документларын­да криминаль булмаган 8 үлем теркәлгән. a Полицейскийлар рөхсәт документла­рыннан башка составында спирт булган сыекчалар сату фактын ачыклаган.

- Җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр эчкән өчен 3 кеше административ җавапка тартылган.

- Торак пунктлар урамнарында эчкән килеш полиция тарафыннан тоткарланган янә 68 кешегә административ протоколлар төзелгән

- Рөхсәт ителмәгән урыннарда тәмәке тарткан 4 кешегә штраф салынган.

- Үзизоляция режимын бозган 3 кеше дә штраф түләячәк.

- Салынган штрафларын билгеләнгән срокта түләмәгәннәргә икеләтә акча чы­гарырга туры киләчәк. Андыйлар 41 кеше. Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге.

Читайте нас: