Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
31 гыйнвар 2020, 14:30

150 мең сум урлаганнар

13-19 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында барлыгы 121 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 11 е - криминаль характерда.

13-19 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында барлыгы 121 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 11 е - криминаль характерда.

Дүртөйледә яшәүче хатын- кызның банк счетыннан интернет юлы белән 8000 сум акчасын урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Шәһәрдә яшәүче икенче бер хатын-кызның картасыннан 16500 сум акча урлау факты буенча тикшерү бара. Кырын гамәлне кылучы үзен аңа кредит учреждениеләренең берсеннән хәвефсезлек хезмәте вәкиле дип таныштыра. Карак шәһәрдә яшәүченең башын бутаган, аннары, зыян күрүче аңа үзенең банк картасы мәгълүматларын әйткән. a Район үзәк дәваханәсенә исерек хәлдәге һәм башында травмалар белән Тумырҗа авылы кешесе китерелгән. Аны билгесез кешеләр тукмау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Таштау авылында шешәдәш- бертуганнар пычак кулланып сугышканнар. Бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, аларның берсе икенчесенең күкрәк өлешенә пычак кадаган. Факт буенча тикшерүчеләр эшли.

Полицейскийлар Суккул авылында яшәүче хатын-кызның бәясе 11000 сумлык мобиль телефонын урлаучы каракны тапкан.

Миграция хезмәте хезмәткәрләре район үзәгенең Ленин урамындагы йортларның берсендә яшәүче хатын-кызның Таҗикстан Республикасы гражданинын фиктив исәпкә кую фактын ачыклаган. Аңа РФ Җинаять кодексының 322 нче статьясы яный.

Шәһәрдә яшәүченең мобиль телефонын, имеш, шалтырату өчен генә сорап, алып киткәннәр. Хокук сакчылары каракның шәхесен ачыклаган.

Полиция хезмәткәрләре Дүртөйледә яшәүче ханымның “Агыйдел” коллектив бакчаларында урнашкан дача йортыннан электр самавырын урлаган каракны тапкан.

Район үзәгендә Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы йортларның берсе янында 1980 елгы гражданин тоткарланган. Аңа наркотик матдәләр саклауда шик тотыла.

Полицейскийлар “Чулпан” бакчачылар ширкәтендә урнашкан бакча участокларының берсеннән Иске Баеш авылы кешесенең милек урлау фактын ачыклаган. Урланган әйбер Дүртөйледә яшәүченеке.

Район үзәк дәваханәсенең кабул итү бүлегенә бите, кул һәм аяклары имгәнгән шәһәрдә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул полициягә язган гаризасында үзен хатын-кыз тукмавы турында язган. Низаг шәһәрнең Ленин урамындагы 28 нче йортында булган.

19 гыйнварда Яңа Кәңгеш авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгында фаҗига була. Эшчеләрнең берсе эш барышында ваклагыч-азык тараткычка эләккән һәм үлемгә китергән травмалар алган.

Юкәлекул авылында яшәүче берәү интернет-сайтларның берсендәге игълан буенча снегоход сатып алырга теләп, 150000 сум акчасыннан колак каккан. Техниканы караганнан соң, ул ниндидер Александр Царев җибәргән фотодагы банк картасы номеры буенча акча күчергән. Ары таба, снегоходны сатучы Рөстәм, акча күчерелгән кеше аның танышлары арасында юк, дип белдергән.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары тарафыннан бу атнада төрле хокук тәртибе бозулар

турында 176 протокол төзелгән.

Полицейскийлар исерек хәлдә руль артына утырган 3 кешене тоткарлаган, 2 водительнең транспортка идарә итү таныклыгы булмаган. 13 автомобиль хуҗасының ОСАГО страховка полисы булмаган, 9 кеше балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. 17 автоһәвәскәр хәвефсезлек каешын эләктермәгән өчен штраф түләячәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар исәбендә 10 җәяүле дә бар.

Әлеге протоколлар буенча салынган штрафларның гомуми суммасы 87900 сум тәшкил итә.

Бу атнада район юлларында 16 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Полиция документларында криминаль булмаган 10 үлем теркәлгән.

Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге.

Читайте нас: