Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
17 декабрь 2019, 02:00

20 минут эчендә урлаганнар

2-8 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында барлыгы 109 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 4 се - криминаль характерда.


2-8 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында барлыгы 109 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 4 се - криминаль характерда.

Районда яшәүче бер хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган, ул бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, шешәдәшенең 5500 сум акчасын урлаган.
Шәһәрдә яшәүче хатын-кыз хокук сакчыларын үзенең ирен закон буенча җавапка тартуларын сораган. Гариза язучы ирен кул күтәрүдә гаепли.
Иванай авылында яшәүченең көндез караусыз калдырылган автомашинасы салоныннан 20 минут эчендә мобиль телефонын урлаганнар. Факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Кредит учреждениеләренең берсендә 049 санлы автозаправка станциясеннән килгән акчаны санаганда, 5000 сумлык номиналлы 2006 елгы модификацияле ялган купюра ачыклана. Тикшерү бара.
Декабрь башында полицейскийлар нефть һәм газ чыгару предприятиесенең Семилетка авылы янында урнашкан подразделениесеннән тиметорбалар урлаган каракларны ачыклаган.
Бу атнада район юлларында 9 автомобиль авариясе булган, аларда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Әлеге җиде көндә полиция документларында криминаль булмаган 6 үлем очрагы теркәлгән.
Хокук сакчылары административ хокук бозулар турында 53 протокол төзегән.
Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге.


Читайте нас: