Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
25 сентябрь 2019, 02:00

330000 сумга алдаганнар

9-15 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенең де­жур частенда төрле кырын гамәлләр турында барлы­гы 166 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 11 е криминаль характерда.

9-15 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенең де­жур частенда төрле кырын гамәлләр турында барлы­гы 166 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 11 е криминаль характерда.

Исерек хәлдәге ир-ат Коралачык авылында бергә яшәгән хатын-кызны тукмаган, аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Районда яшәүче полицей­скийлардан Владивосток шәһәре кешесен закон тарафыннан җаваплылыкка тарттыруларын сорый, ул алдау юлы белән аның 330000 сум акчасын урлаган.

Полициягә Шәйморатов ура­мы, 12 адресы буенча велосипед ур­лаулары турында шәһәрдә яшәүче хатын-кыз гариза язган. Җинаять кылучының шәхесен эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ачыклаган.

Гөбелекөчек авылы кешесе, исерек хәлдә, бергә яшәгән хатын- кызга кухня пычагы тотып үтерү белән янаган, аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Район мәдәният сарае янында сузылган 20,5 метр кабельнең юкка чыгу факты буенча хокук сакчылары тарафыннан тикшерү бара.

Дүртөйледә яшәүче берәү исерек килеш әнисенә пычык то­тып үтерү белән янаган. Бу хакта полициягә гаризаны каза күрүче үзе язган.

Шушы ук ир-атка карата шәһәрдә яшәүче тагын бер хатын- кыз гариза язган, ул аны 16000 сумлык кәрәзле телефонын урлауда гаепли.

Шәһәрдә яшәгән 1964 елгы ир- ат Дүртөйле-Нефтекама юлындагы күпердән сикереп, үз теләге белән якты дөньядан киткән.

Район дәваханәсенә бил тирәсендә, сул кулбашында һәм кулында пычак яралары булган Атсуяр авылы кешесе мөрәҗәгать иткән. Ачыклануынча, аңа Үткен авылы кешесе пычак белән кадаган.

Бу атнада район юлларында 14 юл-транспорт фаҗигасе булган. Каза күрүчеләр һәм һәлак булу­чылар юк.

Полиция документларында 10 криминаль үлем очрагы теркәлгән.

Бу чорда районда 2 янгын чыккан.



Читайте нас: