Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
22 август 2019, 02:00

Коега килеп бәрелгән

5-11 августта район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында барлы­гы 148 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 5 се- криминаль характерда.

5-11 августта район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында барлы­гы 148 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 5 се- криминаль характерда.

Миядек авылында яшәүче берәүгә карата җинаять эше куз­гатылган. Хокук сакчылары аның йорт биләмәсендә кулдан эшләнгән ату коралы табып алган.

Район үзәгенең Горшков урамында урнашкан “Находка” кибетендә бер ханымның Самсунг Галакси А10 маркалы, бәясе 11402 сум булган кесә телефонын урлаган­нар. Полицейскийлар урлашучыны ачыклаган. Карак - Иске Солтанбәк авылында яшәүче хатын-кыз.

Матросов ур., 15 адресы бу­енча урнашкан “Технология” сер­вис үзәге бинасыннан бәясе 4500 сумлык баскычны урлаганнар. Эчке эшләр бүлегенең оператив-тикшерү төркеме урынга чыгып, угрының шәхесен ачыклаган. Ул - шәһәрдә яшәүче, 1980 елгы кеше.

Районда яшәүче полициягә язган гаризасында, аның 11000 сумлык мобиль телефонын алган һәм ары таба аның счетыннан “Мо­биль банк” кушымтасы аша 15500 сум акчасын урлаган ир-егетне закон тәртибендә җавапка тартуны сораган. Факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Наркоконтроль төркеме хезмәткәрләре тарафыннан рай­он үзәгендә Н.Нәҗми урамында­гы йортларның берсендә тыелган матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсенә җәлеп ителгән, шәһәрдә яшәүче, 1975 елгы кеше кулга алын­ган.

Коралачык авылы янындагы үләт базыннан 30 метр профнастил урлаганнар. Бу хакта хокук саклау органнарына Әсән авыл биләмәсе башлыгы хәбәр иткән.

11 августта “112” хезмәтенә телефон аша, Семилетка авылында “Спутник” коллектив бакчаларын­да күпсанлы чәнчелгән-киселгән җәрәхәтләр белән, шул авылда яшәүче 1972 елгы кешенең мәете табылуы турында хәбәр алына. Эчке эшләр бүлегенең вакыйга урынына барган оператив-тикшерү төркеме үтерүдә шик тотылган Семилетка авылында яшәүче 1977 елгы кешене кулга алган.

2 августта Татарстан Респу­бликасыннан Семилетка авылына туганнарына кунакка килгән 1984 елгы гражданин билгесез югалган дип исәпләнә. Аның кайдалыгы бил­гесез булу турында полициягә шул торак пунктта яшәүче хәбәр иткән.

Шәһәрдә яшәүче хатын-кыз кызын эзләүдә ярдәм күрсәтүне со­рап, хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән. Кызы белән ул соңгы тап­кыр февраль азагында телефон­нан сөйләшкән, кызы Татарстан Республикасының Лениногорск шәһәрендә бер танышында булуы турында әйткән. Шуннан бирле аның белән бәйләнеш өзелгән.

Каеш авылында яшәүче, 1989 елгы берәү транспортка идарә иткәндә, Иске Яндыз авылында Ягудин урамында коега бәрелә, аннары - урамның хәрәкәт итү өлешендә барган 1976 елгы ха­тын-кызга. Авария нәтиҗәсендә хатын-кыз җитди җәрәхәтләр ала һәм район дәваханәсенең хирургия бүлегенә урнаштырыла.

Мәскәү авылында яшәгән 1974 елгы кеше үз-үзенә кул салган.

Дүртөйле-Нефтекама автомо­биль юлының 16 нчы километрын­да шәһәрдә яшәүче, район эчке эшләр бүлегендә эшләүче хатын-кыз якындагы транспорт алдыннан юл аша чыгучы пошины бәрдергән. Бәрелүдән поши үлгән, ханымның автомашинасына механик зыян килгән, үзе уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.

Бу атнада район юлларында теркәлгән янә 13 юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Бу чорда район биләмәсендә бер янгын чыккан - район үзәгенең Совет урамында йорт янган.

Полиция документларында криминаль булмаган 7 үлем очрагы теркәлгән.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре административ хокук бозулар турында 64 прото­кол төзегән.

Эчкән килеш җәмәгать урын­нарында булган өчен 35 кешегә, шундый урыннарда спиртлы эчемлекләр эчкән өчен 8 кешегә штраф салынган. 10 кеше элек салынган штрафларын билгеләнгән срокта түләмәгән өчен, аны икеләтә күләмдә түләячәк.

Полицейскийлар тарафыннан барлыгы 26000 сумлык штрафлар салынган.

Эчке эшләр бүлеге.




Читайте нас: