Юлдаш
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
13 Май 2019, 02:00

тик вәгъдәләрне үтәмиләр

22 - 28 апрельдә район эчке эшләр бүлегенең дежур ча­стенда барлыгы 131 гариза һәм хәбәр теркәлгән.

Шәһәрдә яшәүче хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылды, ул Түбән Карга авылында яшәүче хатын-кыздан имти­ханнар бирүдә һәм водитель таныклыгы алуда ярдәм итү сылтавы астында алдау юлы белән акча алган.

Әлеге мошенник хатын китергән зыянны башка каза күрүче - Исмаел авылында яшәүче хатын-кыз 8400 сум дип бәяләгән. Аңардан да акча шундый ук сылтау астында алынган.

Төмән өлкәсе Нижневартовск шәһәрендә яшәүче хатын-кыз полицей­скийлардан Семилетка авылында яшәүче ир-егетне закон тарафыннан билгеләнгән җаваплылыкка тарттыруны сорый. Аның гаризасы буенча, ир-егет аңардан бу­рычка 180000 сум акча алган һәм кире кайтармый. Факт буенча тикшерү бара.

Мәскәү авылында яшәүче ир-егет бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соңүзен ике авылдашы кыйнавы турында полициягә гариза язган.

Участок уполномоченные Мәскәү авылында яшәүче хатын-кыздан үзенең улы 5 мең сум акча урлау фактын ачыклады.

Җинаять кодексының «Үлем белән янау» маддәсе Йосып авылында яшәгән кешегә яный. Ул ике арада килеп туган низаг вакытында үзенең гражданлык ни­кахындагы хатынына кулына пычак алып, үлем белән янаган.

26 апрельдә төнлә патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре район үзәгенең Ленин урамында ВАЗ-2110 маркалы шикле автомашинаны күреп кала. Тикшергән чакта руль артында исерек водитель - шәһәрдә яшәүче, 1983 елгы ир-егет булуы ачыклана. Автомашинаны тоткарлаган вакытта ул туктап торган җиңел маши­нага килеп бәрелә. ЮХХДИ Федераль мәгълүмат хезмәте базасында тикшерү күрсәтүенчә, автомобиль хуҗасы бу мәлгә «исерек килеш» йөргән өчен администра­тив җәзага тарттырылган һәм водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

Наркоконтроль төркеме хезмәт­кәрләре Дүртөйленең Ленин урамындагы бер йорт подъездында 1987 елда туган гражданинны тоткарлый. Тикшергән ва­кытта аңардан наркотикка шик тотылган, порошок сыман матдә салынган төргәк булуы ачыклана һәм тартып алына.

Икътисади җинаятьләр белән көрәш һәм коррупциягә каршы тору буенча бүлек хезмәткәрләре оператив мәгълүматны гамәлгә ашырган вакытта шәһәрдә яшәүче хатын-кызның узган елның июлендә, банктагы кредитын вакытыннан алда түләү сылтавы белән, Илеш районы кешесеннән 350000 сум акча алуын һәм акчаларның аның тарафыннан әлеге мак­сатка юнәлтелмәвен ачыклый.

Бу атна эчендә район биләмәсендә 4 автомобиль авариясе була, һәлак булу­чылар һәм каза күрүчеләр юк.

Югарыда күрсәтелгән атнада полиция документларында криминаль булмаган 4 үлем очрагы теркәлде.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ЮХХДИ бүлеге ин­спекторлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 353 протокол төзелде.

87 кеше җәмәгать урыннарында исе­рек килеш күренгән, 6 граждан шунда ук спиртлыэчемлекләр кулланган өчен штраф түләячәк. Тәртип бозучылар арасында тиешле булмаган урыннарда «көйрәткән» 8 тәмәке тартучы да бар. Үз сабыйларын тиешенчә тәрбияләүдән читләшкән 7 кешегә акчалата җәза бирелде.

6 водитель автомобиль руле артына исерек килеш утырган өчен ЮХХДИ ин­спекторлары тарафыннан тоткарланды автоһәвәскәр хәвефсезлек каешына әһәмият бирмәгән, 5 сенең - ОСАГО стра­ховкалау полисы, 3 сенең балаларны йөртү җайланмасы булмаган. 16 водительнең тикшергән чакта тиешле документлары булмавы ачыкланган.

Хокук тәртибе сагында торучылар тарафыннан язылган штрафларның го­муми суммасы 260500 сум тәшкил итә.

Район эчке эшләр бүлеге.



Читайте нас: