Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
23 апрель 2019, 02:00

Мошенниклардан зыян күргән

8-14 апрельдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында барлы­гы 173 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 9 ы - криминаль характерда.

Семилеткадан килгән кунак, хуҗабикә һәм аның әнисе йоклаган вакыттан файдаланып, район үзәгенең Садовая урамында яшәүче хатын-кызның 3000 сум акчасын урлаган.

Семилеткада яшәүче хатын- кыз мошенниклар корбаны булган. Ул, 19-22 февральдә, билгесез ир кешенең сүзләренә ышанып, әйтелгән банк счетына башта 5250 сум, аннары янә 4750 сум акча күчергән.

Власть вәкилен - полиция хезмәткәрен кимсеткән өчен шәһәрдә яшәүчегә җинаять җаваплылыгы яный. Ул тикшерү өчен эчке эшләр бүлегенә китерелгәч, үзен агрессив тоткан һәм хокук сакчылары адресынасүгенү сүзләре әйтеп, тиргәшкән.

Шәһәрнең 1-Май урамындагы йортларның берсендә 2 һәм 3 нче этажлар арасындагы баскыч мәйданчыгында “Навигатор” маркалы балалар велосипеды югалган. Вакыйга урынына барган оператив-тикшерү төркеме югалган велосипедны тапкан.

Исмаел авылында яшәүче хатын-кыз, ЮХХДИ имтиханнары бирүдә һәм водитель таныклыгы алуда ярдәм вәгъдә итеп, аның акчасын алган һәм бернинди дә булышлык күрсәтмәгән һәм акчаны да кайтарып бирүдән баш тарткан авылдашына карата полициягә гариза язган. Әлеге ханымның гамәлләре мошенниклык дип карала.

Хокук саклау органнарына район үзәгендә яшәүче хатын-кыз гариза язган. Ул үзенең “Хуавей” мобиль телефонын һәм чыбыксыз наушникларын урлаудаулын гаепли.

Участок уполномоченныйлары Искуш авылында яшәүче 1996 елгы кешегә 1989 елгы авылдашы тарафыннан тән җәрәхәтләре ясалу фактын ачыклаган.

Әнисе белән бергә яшәгән ирне тукмаган Дүртөйледә яшәүченең гамәлләре дә РФ Җинаять кодексының шул ук - 115 нче статьясына карый.

Әлеге атнада полиция документларында криминаль булмаган 8 үлем очрагы, шулай ук 2 суицид теркәлгән.

Бу атнада район юлларында 14 юл-транспорт фаҗигасе булган зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, шул исәптән, юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары административ хокук бозулар турында 325 прото­кол төзегән.

61 кешегә эчкән килеш җә­мәгать урыннарында күренгән өчен,

5 кешегә шундый урында спиртлы эчемлекләр эчкән өчен, 7 кешегә рөхсәт ителмәгән урыннарда тәмәке тарткан өчен штраф салынган. Районда яшәүче 2 “булдыклы кеше” составында спирт булган продукцияне законсыз саткан өчен 30 мең сум штраф түләячәк. Ата- ана бурычын үтәмәгәннәргә карата 2 протокол төзелгән.

ЮХХДИ инспекторлары исе­рек хәлдә руль артына утырган 2 водительне тоткарлаган, 3 автоһәвәскәр хәвефсезлек кае­шын эләктермәгән, 17 автомобиль хуҗасының ОСАГО страховка полисы булмаган, 4 кеше балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 2 җәяүле дә казнаны тулыландырачак.

Полицейскийлар салган штраф санкцияләренең гомуми суммасы 202600 сум тәшкил итә.

Эчке эшләр бүлеге.





Читайте нас: