Юлдаш
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
14 март 2019, 02:00

ҖИНАЯТЬЧЕ КУЛГА АЛЫНДЫ

25 февральдән 3 мартка кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында барлыгы 127 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 6 сы - криминаль ха­рактерда.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары Иске Баеш авылында «Кия» маркалы авто­машинаны туктаткан, аның водителе - Уфа шәһәрендә яшәүче - исерек булган. Өстәвенә, элегрәк шундый ук гамәле өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

Оператив мәгълүматларны гамәлгә ашыру барышында бүлекнең наркоконтроль төркеме оперуполномоченныйлары тарафыннан район үзәгенең Уральская урамындагы йортларның берсендә шәһәрдә яшәүче тоткарлана, аңардан наркотик булуга шик тотылган порошоксыман матдә белән төргәк табып алынган.

Патруль-пост хезмәте полицейскийлары шәһәрнең Бәләбәй урамында Уфада яшәүче берәүне тоткарлаган, аңа тыелган матдәләр саклауда шик тотыла.

1 мартта иртән иртүк Мария Якутова тыкрыгы, 1 адресы буенча урнашкан “Магнит” кибетендә көчле төтен чыгу күзәтелә. Вакыйга урынына килгән оператив-тикшерү төркеме шуны ачыклый: шәһәрдә яшәүче 1992 елгы берәү, газ җибәрү юлы белән кибет бинасында урнашкан АО “Газпромбанк” һәм ПАО “ВТБ” банкоматларына зыян китергән һәм шул рәвешле сәүдә үзәгендә ут чыгарган. Җинаятьче тотылган.

Дүртөйледә яшәүче хатын-кыз 2016 елның октябреннән 2018 елның февраленә кадәр алдау юлы белән һәм ышанычка кереп, шәһәрдә яшәүче хатын-кызның 1700000 сум акчасын алган. Акчаларны әле булса кайтармаган. Җинаятьченең гамәлләре мошенниклык буларак билгеләнә.

Шундый ук юл белән әлеге гражданка район үзәгендә яшәүче тагын бер хатын- кыздан 530000 мең сум акча алган. Зыян күрүче җинаятьчене закон буенча җавапка тартуны сорап, полициягә гариза язган.

Бу атнада район биләмәсендә 20 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Бу чорда полиция документларында криминаль булмаган 9 үлем теркәлгән.

ЮХХДИ инспекторлары административ хокук бозулар турында 218 протокол төзегән.

Эчкән килеш руль артына утырган 1 водитель тоткарланган. Хәвефсезлек каешын эләктермәгән өчен - 12 кешегә, ОСАГО страховка полисы булмаган өчен - 14 кешегә, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 9 кешегә штраф салынган. Язылган штрафларны вакытында түләмәгән 35 автоһәвәскәр аларны икеләтә күләмдә түләячәк.

Хокук тәртибен бозучылардан урындагы бюджетка киләчәк сумма 66500 сум тәшкил итә.

Эчке эшләр бүлеге.





Читайте нас: